Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кечкенә әлмәтлеләр дә бәйгегә кушыла ала

1 майдан «Полицейский дядя Степа» Бөтенроссия балалар иҗаты бәйгесе старт ала.

Ул үсеп килүче буынның иҗади сәләтен ачу максатын күздә тота. Бу проектта 4 тән алып 17 яшькәчә балалар, шулай ук иҗат коллективлары катнаша ала. Моның өчен полиция эшчәнлегенә багышланган иҗат эшләрен видеокамерага яки кесә телефонына төшереп, видеороликларны сайлап алу комиссиясенә юлларга кирәк. Иҗат эше ул әдәби әсәрләрне рус телендә үзенчәлекле итеп, сәнгатьле уку булырга тиеш. Язма озынлыгы 3 минуттан артырга тиеш түгел. AVI форматында яздырылган эшләрне (10 мб тан артык түгел) 12 майга кадәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм иҗтимагый элемтәләр бүлегенә җибәрергә (Казан, Дзержинский урамы, 25/7, электрон адрес: pressmvdrt@mail.ru.) Роликка эш авторының контакт мәгълүматлары күрсәтелгән заявканы өстәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса