Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Хезмәт дәресендә бер укучыга зыян килгән

Җиде яшьлек малайны күкрәгенә без кадалу сәбәпле шифаханәгә алып китәләр.

Хәзер аның тормышына бернинди куркыныч та янамый.

Бу хәл Мәскәү мәктәбендә була. Беренче сыйныфта белем алучы кыз хезмәт дәресендә башкалар нишли икәнен карау өчен кинәт кенә артка борыла һәм кулындагы без бер малайның түшенә кадала.

Әлеге малай белән кыз балалар бакчасыннан ук дус булганнар, аннары ата-аналары аларны бер мәктәпкә укырга биргән.

Бу бәхетсезлек очрагы гына булса да хезмәт укытучысын вакытлыча эшеннән азат иткәннәр. Мәктәп җитәкчесе сүзләренә караганда, укучылар өчен куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелгән булган. Тикшерү бара. (LifeNews)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса