Реклама
Әлмәттә "Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең зона этабы булып узды. Анда Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Яңа Чишмә, Әлмәт районнарыннан җыелган 10 тәрбияче катнашты.
Әлмәттән берьюлы ике тәрбиячесе - "Алсу" һәм "Бәләкәч" балалар бакчаларыннан Жанна Димеева һәм Светлана Фарукшина чыгыш ясады. Конкурсантларның барысы да сынауларны уңышлы үтте. 13 зонада да ярышлар булгач, жюри иң күп балл туплаган катнашучыларның рейтингын төзиячәк. Республика конкурсында 15 тәрбияче генә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+