Быел контроль-исәпләү материалларын БДИ алдыннан гына аудиториядә бастыруны күз уңында тоткан имтихан уздыру пунктлары арттырылачак. Андый үзәкләр Казан шәһәрендә, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Ютазы районнарында булдырылачак.
Мәктәп укучылары 1нче февральгә кадәр имтиханнарда катнашу өчен гариза язарга һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне сайлап куярга тиеш. Имтихан тапшыру вакытлары әлегә проектта, якын арада алар расланачак.
БДИны вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге 21 марттан 6 майга кадәр мөмкин булачак. Бу этапта теләге булган һәркем катнаша ала. Ләкин сынауны тиешле вакыттан алдан бирү өчен мәктәпне быел тәмамлаучыларга педагогик совет рөхсәтен алу шарт. Ул укучының бурычлары булмавы (шул исәптән йомгаклау иншасы өчен дә) һәм уку планының тулысынча үтәлгән очрагында бер каршылыксыз бирелегә тиеш. Имтиханнарның төп өлеше 26 майдан 30 июньгә кадәр барачак дип планлаштырыла.
Министр БДИ буенча бусага узган елдагыча кала икәнен искәртеп китте: рус телен бирү өчен - 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математиканы тапшыру өчен - 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән бусага 36 баллны тәшкил итә, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча - 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан - 32, географиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 42, чит телләрдән - 22.