Биш әлмәтле 100 балл туплаган
Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле.
350 укучы имтиханны 80 һәм аннан югарырак баллга тапшырган. Быел уртача балл 72,74 не тәшкил итә. Узган ел ул 68 иде. 1069 укучының һәммәсе минималь бусаганы (36 балл) үткән. Биш кеше - 17 нче мәктәптән Карина Галиева, 12 нче мәктәптән Яна Чумак, 2 нче лицейдан Аделина Якупова, Илшат Зәкиев һәм Диана Золкина 100 балл туплаганнар. Үткән ел 100 балл ике укучыда гына иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia