Мәгариф

Башлангычлар 20 гасырга әйләнеп кайтты

Виртуаль дәресләр уздыру буенча Әлмәтнең 1 нче мәктәбе алда бара.

Инде мең тапкыр язып, күп тапкырлар нәшер итәлсә дә Ризаэддин Фәхреддинның "Тәрбияле бала" тәгълиматы әле дә актуаль. Бүген милли җанлы гаиләләр, ата-аналарның кара-каршы утырып үз нарасыйлары белән сөйләшүләре азаеп бара. Әхлак, әдәплелек, этика кагыйдәләре турында сөйләп утырган ата-аналар юк дәрәҗәсендә.

Мәктәпләрдә бу өлкәдә зур эшчәнлек башланды инде. Менә мисалга 100 еллык тарихы булган 1 нче мәктәпне генә алыйк. Биредә 2012 елдан бирле тәрбия дәресләрен Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Диләрә Гыймранова алып бара. Ел да гыйнвар- февральдә бөек мөгаллим, дин эшлеклесе, журналистның туган көне аен әхлак ае дип игълан итәләр. Башлангыч сыйныф укучыларына Ризаэддин Фәхреддин иҗатын яттан белгән Диләрә ханым тәрбияле бала нинди булырга тиеш, аңа хас сыйфатлар, игътибарлылык, чисталык төшенчәләре турында тәфсилләп аңлата. Ел әйләнәсендә биредә "Музей бездә кунакта "дигән укулар да бара.

Реклама

Быел исә Ризаэддин Фәхреддинның журналистлык эшчәнлегенә 110 ел тула. Әлеге уңайдан укучыларга бөек шәхеснең вакытлы матбугат чыгаруда керткән өлеше турында лекцияләр укыдылар. Диләрә Гыймранова моннан йөз ел элек чыккан "Шура" журналының (Р. Фәхреддин аның баш мөхәррире булып тора ) төп нөсхәсен алып килгән иде. Укучылар әлеге лекцияләрне тыңлап, маҗаралы 20 гасырга әйләнеп кайткандай булды, үзләренә күп мәгълүмат ала алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Башлангычлар 20 гасырга әйләнеп кайтты
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф