Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Айрат Хәйруллин химиядән дәрес бирде [+ФОТОЛАР]

Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин калабызның 15 нче урта мәктәбендә булды.

Ул мәктәптәге кабинетлар, матди-техник база белән танышты, ашханәне карады, укучылар белән аралашты. Коридорда татар язучылары һәм шагыйрьләре, иҗат әһелләре фотосурәтләре янында Риза Фәхретдин һәм башка күренекле мәгърифәтче якташларыбыз турында мәгълүматлар булмауга борчылуын җиткерде. "Әлмәтнең һәр укучысы Риза Фәхретдиннең кем икәнлеген белергә тиеш", - диде ул. Ашханәдә дә үзенең таләпләрен җиткерде.
Аннан соң район башлыгы 8 нче сыйныф укучылары белән уздырылган ачык дәресне карады. Укучылар дәрестә индикаторлар ярдәмендә матдәләрне ачыклады. Айрат Хәйруллин дәрес тәмамлангач, укучыларга химия фәненең кызыклы һәм тормышта бик кирәк булуы хакында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса