Ата-аналар һаман бакча-мәктәпләрдә акча җыюга зарлана
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, министрның акча җыюны тыю турындагы карары булуга карамастан, ведомствога ата-аналардан шикаять килү дәвам итә.
2014 елның ноябрендә генә дә министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 45 мөрәҗәгать кабул ителгән, шул исәптән 14 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында. 1 мөрәҗәгать буенча фактлар расланган, тагын 2 мөрәҗәгать өлешчә расланган, 8е әлегә тикшерелә.
Шикаять бирүче ата-аналар күбрәк Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа