Әлмәт мәктәпләренең берсендә тәртип өчен билге куела башлый
Бу системаны сыный башлыйлар.
Татарстанның 13 мәктәбендә яңа уку елыннан укытучылар укучыларның үз-үзләрен тотышын бәяләячәкләр. Бу хакта «ТАТМЕДИА»хәбәр итә. Әлеге проектның максаты-дисциплинаны һәм үзара хөрмәтне күтәрү.
Әлмәт тә системаны сынауда катнаша. Тәртип өчен билге 21 нче мәктәптә барлыкка киләчәк. Бәяләүнең өч дәрәҗәсе башкарылачак:
- · "Үрнәк";
- · "Рөхсәт ителә торган";
- · "Ярамый торган".
Проектны шулай ук Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Алабугада һәм Лениногорскта эшләтеп җибәрәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia