Җәйләр имин узсын
Җәй - искиткеч күңелле һәм шатлыклы чор.
Әлеге чор күңелсезлекләр һәм җәрәхәтләр белән караңгыланмасын өчен балалар бакчаларында, яшүсмерләр клубларында «Имин җәй» дигән юл куркынычсызлыгы чаралары үткәрелә.
Балаларны юл йөрү кагый-дәләренә өйрәтү – әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычы булып тора. Шушы максаттан 55 нче балалар бакчасында
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу булып узды. Бу чараның максаты - балаларга юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм балалар арасындагы имгәнүләрне кисәтү.
Балалар чара барышында үз-үзләрен юлда ничек тотарга, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр. Инспектор белән әңгәмә барышында балалар үзләре дә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: Илгизә Курамшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia