Әлмәттән тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы химия һәм рус әдәбияты буенча БДИда 100 балл алды
Рус әдәбияты һәм химиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле.
Әлмәттән тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы химия һәм рус әдәбияты буенча БДИда 100 балл алды
Химия буенча иң югары баллны 20 нче урта мәктәптән Дмитрий Риков, Диана Шәмсетдинова һәм Дарья Инюшева, шулай ук «Менеджер» 23 нче урта мәктәбеннән Дания Хикмәтуллина, 2 нче лицейдан Алсу Сабитова һәм Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбеннән Раил Харисов алдылар.
Әдәбият буенча иң яхшылар булып 6 нчы мәктәптән Аделина Ильясова, 16 нчы мәктәптән Яна Курамшина һәм 20 нче мәктәптән Светлана Кадырова танылды.
Район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова укучыларны, аларның укытучыларын һәм ата-аналарын социаль челтәрләрдә бу уңышлары белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia