Әлмәтлеләр «Акыллы уеннар»да җиңү яулады
Әлмәт балалары Казанда узган бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.
🏆 Әлмәтлеләр «Акыллы уеннар»да җиңү яулады
«Акыллы уеннар» чемпионатында Әлмәтнең 22 нче балалар бакчасы балалары иҗади проектта Гран-при яулады. Яшь һәм талантлы команда, тәрбияче Зарипова Гүзәл Наил кызы җитәкчелегендә, жюрины үзенең оригинальлеге, югары әзерлеге һәм бердәмлеге белән таң калдырды, дип хәбәр итә Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге.
Балаларның проекты иң яхшысы дип танылды. Бу — аларның һәм остазларының тырыш хезмәте, иҗади сәләте һәм балаларга булган чиксез мәхәббәте нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia