Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Бүгенге авыл: кимү һәм үсеш нокталары арасында

Хәзерге авыл традицион тормыш рәвешен саклау һәм заманча шартларга яраклашу арасында яши

Инфраструктура үсүгә һәм белем бирү проектлары барлыкка килүгә карамастан, төп тенденция булып яшьләрнең авылдан китүе кала.

Соңгы еллар мәгълүматларына караганда, Татарстанда авыл халкы өлеше 2010 елда 24,6% булса, 2020–2021 елларда ул якынча 23% ка кадәр кимегән. Шул ук вакытта авыл халкы саны тотрыклы кала — якынча 930 мең кеше.
 

Күпчелек авылларда, шул исәптән Әлмәт районында төп инфраструктура сакланган: авыл җирлеге идарәләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, Мәдәният йортлары, китапханә, кибетләр һәм бүгенге заман өчен иң кирәкле булган интер-нет бар. Әмма бу шартлар төп проблеманы хәл итми — үз-үзеңне тормышта табу мөмкинлекләре чикле.

Яшьләрнең китүенең төп сәбәпләре — белем алу һәм эш эзләү. Шәһәр күбрәк мөмкинлекләр тәкъдим итә, ә авылда еш кына мондый мөмкинлекләр җитми. Со-раштыру нәтиҗәләре дә моны раслый: респондентлар эш урыннары җитмәвен, инфраструктура үсешенең зәгыйфь булуын, балалар һәм яшьләр өчен түгәрәкләрнең, ял итү урыннарының булмавын, транспорт һәм юллар пробле-маларын атыйлар.

Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның күпчелеге авылда яшәү дәрәҗәсен уртача дип бәяли (92,3%). Югары дип бәяләүчеләр — нибары 7,7%.

Авылда калучылар да бар. Биредә урта яшьтәге кешеләр һәм яшьләрнең бер өлеше яши. Аларның төп мотивлары — гаилә, туган җиргә бәйлелек, шәхси хуҗалык алып бару һәм тыныч тормыш рәвеше.

 

Иң кызыгы: сорашуда катнашучыларның 53,8% ы авылдан китәргә җыенмый, ә 66,7% ы киләчәктә кире кайту мөмкинлеген карый. Бу авыл белән эмоциональ бәйләнеш саклануын күрсәтә.

Дәүләт программалары да әһәмиятле роль уйный. Авыл җирлекләрендә «Земский врач» һәм «Земский учитель» проектлары гамәлгә ашырыла.

Белем бирү өлкәсендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Әлмәт районы мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачыла. Нәдер, Иске Михайловка һәм Түбән Мактама мәктәпләрендә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән кабинетлар булдырылган. Бу үзәкләр яңа укыту алымнарын кулланырга, белем бирү мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм укытучыларның квалифи-кациясен күтәрергә ярдәм итә.

Шулай ук авыл милли үзенчәлекләрне саклау мохите булып кала. Монда татар теле ешрак кулланыла, гореф-гадәтләр һәм традицион тормыш рәвеше саклана.

Авылга караш төрле. Кемдер аны «тынычлык, ирек һәм саф һава», дип атый, ә кемдер «перспективалар җитмәү», дип бәяли. Әмма төрле фикерләргә карамастан, авыл җәмгыятьнең мөһим өлеше булып кала.

Шулай итеп, хәзерге татар авылы — каршылыклар террито-риясе. Бер яктан — яшьләрнең китүе, мөмкинлекләрнең чикле булуы. Икенче яктан — белем бирү үсеше, дәүләт ярдәме һәм мәдәни мохит саклану.

Авылның киләчәге, иң беренче чиратта, эш урыннары һәм яшьләр өчен мөмкин-лекләр булды-руга бәйле.

 

Айзилә Кәлимуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса