Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укытучысы «Ел остасы – 2026» конкурсының төбәк этабы призеры булды

Казанда «Ел остасы – 2026» бөтенроссия педагогик осталык конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укытучысы Алсу Газизова әлеге абруйлы бәйгедә призлы өченче урынны яулады.

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы укытучысы «Ел остасы – 2026» конкурсының төбәк этабы призеры булды

Казанда «Ел остасы» бөтенроссия педагогик осталык конкурсының төбәк этабы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Конкурс производствода белем бирүнең талантлы осталарын һәм урта һөнәри белем бирү системасының махсус дисциплиналары укытучыларын бүләкләүгә юнәлдерелгән.

Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча Әлмәт сәүдә-икътисад техникумының туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә махсус дисциплиналар укытучысы Газизова Алсу Рафит кызы 3 урынны яулады!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса