Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәт җирлегендә мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын заманча үзгәртеп кору быел да дәвам итә

Әлеге белем бирү учреждениесе шәһәрнең 1953 елда төзелгән бай тарихлы мәктәпләренең берсе.

Әлмәт җирлегендә мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын заманча үзгәртеп кору быел да дәвам итә

Бинаны яңарту Россия Федерациясе дәү-ләт предприятиесенең «Мәгарифне үстерү» мәктәп мәгариф системаларын модер-низацияләү программасы ярдәмендә мөмкин булган. Объектның заказчысы – «ТР ның баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе. Подрядчысы - «Альянсстрой» ҖЧҖ. Төзелеш-ремонт эшләре федераль һәм республика бюджетларыннан каралган акчаларга алып барыла. Акча күләме – 127,4 миллион сум. Барлык эшләр яңа уку елы башлануга тәмам-ланырга тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп бинасын яңарту киләчәктә җиһазлар һәм инвентарь сатып алу буенча комплекслы эшләр башкаруны да күздә тота. Бүгенге көнгә демонтаж эшләре төгәлләнгән, түбә ябу эшләре башкарыла, эшчеләр электр үткәрүгә керешкәннәр.

Мәктәптәге төзелеш эшлә-ренең сыйфатына күптән түгел РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягафаров шәхсән үзе килеп күзәтү ясап китте. Аның белән бергә Әлмәт Советында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Лилия Миңнеханова, 2 нче урта мәктәп директоры Гөлсинә Панкова, активистлар, яшь гвардиячеләр, муниципалитет вәкилләре дә объектка махсус рейд белән килделәр. Эшче төркем подрядчылар, төзүчеләр белән аралашты. Рейдта катнашучылар башкарылган эшләр буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр.

– Яңа мәктәпләр төзү һәм гамәлдәгеләрен капи-таль ремонтлау - халык программасының төп юнәлешләренең берсе. Бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелә. Депутатлар кергән мониторинг төркемнәре ремонт эшләренең барлык этапларын контрольдә тота һәм аларның тәмамлануына бәя бирә. Әлмәтнең шәһәр белән яшьтәш 2 нче урта мәктәбендә төзелеш эшләренең график буенча баруын күрү бик куанычлы. Яңартылган, заманча сулыш алган  мәктәп үзенең укучылары һәм укытучылары өчен зарыгып көтеп алган кадерле бүләк булыр дип ышанабыз, – диде Азат Фердинанд улы.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса