Әлмәттә юнармия сафларына 5 нче гимназиянең 20 укучысы кабул ителде
«Кванториум» балалар технопаркында 5 нче гимназиянең 20 укучысы «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәте сафларына кабул ителде.
Әлмәттә юнармия сафларына 5 нче гимназиянең 20 укучысы кабул ителде
«Кванториум» балалар технопаркында ант кабул итү тантанасы булды: 5 нче гимназиянең 20 укучысы «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрәкәте сафларына кабул ителде. Чара әһәмиятле датага — Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу көненә багышланган иде.
Патриотик тәрбия системасын үстерү һәм үсеп килүче буынның үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру «Яшьләр һәм балалар» милли проектының төп бурычлары булып тора. Ант заманча технопарк диварларында яңгыравы символик мәгънәгә ия. Монда яңа технологияләр мәңгелек кыйммәтләр белән очраша.
Яшь армиячеләр сафына кергәндә, балалар лаеклы гражданнар булу, тарихи хәтерне саклау һәм Ватанны ярату бурычын үз өсләренә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia