Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназиягә чыгарылыш укучылары җыелды

Узган атнада Ризаэддин Фәхреддин исемендәге гимназия үзенең 35 еллыгы уңаеннан чыгарылыш укучыларын җыйды.

Бүген инде алтактасыннан «татар гимназиясе» дигән язуны алсалар да, халык өчен ул барыбер татар гимназиясе булып калды. Чөнки әле анда татар рухы яши. 
Моннан 35 ел элек беренче тапкыр гимназия үзенең ишекләрен ачканда бирегә 243 укучы белем алырга килә. Аны оештыручылар үз алдына иҗади яктан сәләтле, милли үзаңы булган укучы тәрбияләү максатын куялар. Заман таләпләренә туры килгән уку йортын булдыру өчен яңа бина һәм тиешле финанс кирәк була. Шул еллардагы Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Вахит Гыйззәтуллин, гимназиянең беренче директоры Ядкәр Шакиров һәм Әлмәт татар драма театрының хәзерге директоры Фәридә Исмәгыйлева әлеге үтенеч белән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Ринат Галиевкә мөрәҗәгать итәләр. Берничә елдан нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңа зур бина төзелеп бетә. Бүген гимназия бөтен яклап та башкалардан аерылып тора торган уку йорты. 35 еллык уңаеннан сыйныфташлар, укытучылар очрашуы гимназистларның җылы чыгышы белән башланып китте. Сәхнәдән Клара Булатова сүзләренә музыка укытучысы Р. Сәгъдиева иҗат иткән «Гимназия гимны» яңгырауга күпләрне татлы сагыш басты, уйлар үткәннәрдән урап кайтты, чөнки гимназия – ул башка дөнья, башка тормыш.  
Ә юбилей тантанасы исә, соңрак, март аенда узачак дип көтелә.
Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса