Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

261 Әлмәт студенты «Транспорт гранты» конкурсында җиңүче булды

Актив һәм талантлы яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган «Транспорт гранты» республика конкурсына йомгак ясалды.

261 Әлмәт студенты "Транспорт гранты" конкурсында җиңүче булды

Актив һәм талантлы яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган «Транспорт гранты» республика конкурсына йомгак ясалды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәренең тугыз югары һәм һөнәри белем бирү оешмасыннан студент акчалата түләүләр алу хокукына 226 студент ия булды.

Конкурс «Татарстан республикасы студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылды. Әлеге инициатива «Яшьләр һәм балалар» яңа милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, студентларны үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен шартлар тудыра.

"Транспорт гранты" — ул студентларга җәмәгать транспортында йөрү чыгымнарын өлешчә компенсацияләргә мөмкинлек бирә торган матди ярдәмнең нәтиҗәле механизмы.

Конкурста «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә укыган академик бурычсыз, чит ил студентларын да кертеп, фәнни, иҗтимагый, спорт һәм иҗат эшчәнлегендә актив, шулай ук социаль мохтаҗ студентлар, көндезге бүлектә укучылар катнаша алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса