Әлмәттә мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмәләр узды
Полиция хезмәткәрләре балалар белән очрашты.
Әлмәттә мәктәп укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмәләр узды
Профилактик әңгәмәнең төп максаты-балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, юлны чыкканда сак булырга, шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга кирәклеге турында кисәтү.
Әңгәмә барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучыларга районда аварияләрнең торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында сөйләделәр. Җәяүлеләрнең төп хаталарын тикшерделәр, яктылыкны кире кайтара торган элементларның эш принцибын искә төшерделәр.
Алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга «Сакла» порталы тәкъдим иткән тематик видеороликлар күрсәтелде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia