Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

Безнең милләт мәрткә киткәнме әллә?

Татар халкында «Ана теле» дигән бик тә матур, бик тә мәгънәле төшенчә бар. Яшәп килә дип язарга идем дә, туктап калдым.

 

 

Кайчандыр, әле мин укырга кергәнче, мәктәпләрдә татар телен «Ана теле» дәресе буларак укытканнар.

Тарихта татар теленә, туган телгә төрлечә карашлар яшәп килгән. Без мәктәптә укыганда, «татар теле авылны чыкканчы гына кирәк ул», диләр иде. Шуңа да күп кенә авыл зыялыларының балалары рус мәктәпләрен тәмамлады. Ул вакытта шулай кирәк булгандыр инде. Тел белү начар түгел. Акыллы кешеләр рус телендә укытсалар да, туган телләренә мәхәббәт саклый алдылар. Монысы гаиләдән килә. Хәтта кайберләре укый, яза да беләләр. Бүген исә татар телендә бер кәлимә сүз яза белмәгән, яисә язганнарын үзләре дә аңламый, фикерләрен үз ана телендә кешегә әйтеп аңлата белмәгән әби-бабайлар буыны барлыкка килде. Туган телләрен шул дәрәҗәдә «яхшы» белүләренә кемнәрдер ояла, кыенсына, ә кемнәрдер хәтта бу хакта уйламый да. Инде шактый гына өлкән яшькә җиткән татар апасының, ягъни зыялы ханымның үз әти-әнисе хакында туган телендә бер авыз сүз яза белмәвен акыл никтер кабул итәргә теләми. Ә бүгенге яшьләр? Бүгенге мәктәптә ничек соң татар теленең торышы, укытылуы?

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланыр алдыннан татар телен укытуга бәйле сүзләр булып алды да туктады. Янәсе, «туган тел» ул бары тик рус теле генә булачак. Россия Президенты В.В. Путинның «Россиядә яшәүчеләрнең барысы өчен дә туган тел булган рус теле» дигән сүзләрен Татарстаннан киткән депутат Елена Ямпольская үзенчә аңлап, шәрехләп, укыту системасына яңа төзәтмә кертүне тәкъдим итте. Ә бит президент башка халыкларның туган телен үзгәртергә димәде. Җитәкчелеккә ялгыш килеп эләккән берәр депутатның «акыллы» фикере, сүзе халык арасында ризасызлык, илдә гауга чыгарырга сәләтле. Уйламыйча эш итәргә кирәк түгел. Бу бик зур әйбер.

Тик бу мәсьәлә буенча башкалада узарга тиешле «түгәрәк өстәл» дә булмый калды. Әлбәттә, социаль челтәрләрдә бу хакта яздылар, журналист Рәмис Латыйпов та, галимә Миләүшә Хәбетдинова да күтәреп чыкты. Бик акыллы коментарийлар да булды. Аннан туктадылар. Юк, бу бары тик татар теленә генә кагылмый, чуваш, башкорт, мари, мордва, якут һ.б. телләргә дә кагыла. Безнең татар уянганчы, бу хакта иң беренче булып якут активистлары чаң суктылар.

Ә бит төптән уйлап карасаң, документта бер генә тел ана теле булса, ул бит тагын алдауга, бертөрле сөйләп, икенче төрле эшләүгә китерә.

Вакыт тиз ага. Җәйге каникуллар тәмамланып, укуга тотынырга да күп калмас. Безнең балаларны, туган телне нинди язмыш көтә. Гомумән, үзен татар дигән затлар бу хакта ни уйлыйлар икән? Алдагы уку елында татар телен укыту ничек була? Нинди фән ана теле дип аталачагын белешеп мин мәгариф идарәсе белән элемтәгә чыктым.

Татар теленең юкка чыгуы турында министрлык бүгенге көндә бернинди дә документ җибәрмәде. 26 июльдә Сабада август киңәшмәсе була. Үзгәрешләр турында шунда билгеле булыр инде, диделәр мәгариф идарәсеннән.

Ә газета укучыларыбызның фикере болайрак:

 

Лилия Купаева, Бишмунча авылы китапханәчесе: Минем баш андый гамәлне (юләрлекне дисәм, бик каты инде) бөтенләй дә кабул итми. Без татарча укып, аралашып үскән буын, беребез дә надан калмады, татарлыгыбыз белән горурландык, әле дә шулай, чөнки шулай тәрбияләндек, Аллага шөкер. Ана теле ул бер була, «әнкәм бишектә көйләгән, әбкәм хикәят сөйләгән» тел Ана кебек бер генә була! Кемнәргәдер шулай уңайлы булган өчен милләт кыерсытылырга тиеш түгел! Рус телен хөрмәт итәм. В.И. Ленинның «учиться» (өйрәнер өчен белем алырга) дигәнен кирәксә дә, кирәкмәсә дә берәр җирдә укырга диеп аңлаткан шикелле. Путинның сүзләрен дә үзләренә яраклаштыралар.

 

Гөлия Җамалиева, җәмәгать активисты: аны (татар телен – Р.Ш.) «ана теле» дип атамаслар, мөгаен. «Ана теле»безне Россия халыкларының теле була дип язганнар иде.

 

Лидия Рәхимова, җәмәгать эшлеклесе: Һәр милләтнең үз туган теле: русныкы – рус теле, татарныкы – татар, чувашныкы – чуваш теле. Бу төшенчәләрне бутарга ярамый.

Әйе, монда бит пәри башка, җен башка. Тик әле безнең татар җәмәгатьчелеге артык борчылмый бу хәлгә. Безнең халыкны йоклаган гына дияр идең, инде уянырга вакыт. Әллә мәрткә киттеме икән?

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса