РСО: үзгәрешләр юлыннан
Яшьләр - илебезнең киләчәге, һәм аның нинди булачагы безнең бүгенге эш-гамәлләребезгә бәйле. Ул гына да түгел, егет-кызларга уңай үзгәрешләрнең бер өлеше булырга ярдәм итәргә кирәк.
Нәкъ менә Россия студентлар отрядлары эшчәнлеге бәрабәренә яшьләр тормышта үз урыннарын таба һәм һөнәри үсеш юлын башлый алачак. Ләкин башта аларны өйрәтергә кирәк, һәм моның өчен бөтен кирәкле шартлар да бар.
Россия Студентлар отрядлары хәрәкәтендә иң актив катнашучыларның берсе - безнең техникум. Укучыларыбызны Россия студентлар отрядлары өчен эшче һөнәрләре буенча әзерләү белән техникум 2022 елдан бирле шөгыльләнә. Өч ел эчендә нефть төбәгендә ихтыяҗ булган 14 эшче һөнәре буенча 732 студент әзерләнде.
2023 елда Әлмәт политехник техникумы «Профессионалитет» федераль проектында җиңүче булды һәм бүген ул республикага кирәкле белгечләр әзерләү өчен заманча матди базага һәм квалификацияле кадрларга ия.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә Россия студентлар отрядларында катнашучыларга һөнәри белем бирү Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы гранты хисабына түләүсез нигездә алып барыла.
Агымдагы елның 20 мартыннан безнең уку йортында 120 студентны түбәндәге эшче һөнәрләр буенча әзерләү максатында җентекле эш алып барыла: скважиналарга капиталь ремонт үткәрүдә бораулаучы ярдәмчесе, нефтепромысел җиһазларын ремонтлаучы слесарь, электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь, нефть һәм газ чыгару буенча оператор, слесарь-ремонтчы.
Ел саен безнең студентлар отрядлары төрле предприятиеләрдә актив рәвештә хезмәт семестры узалар. Бу ел да искәрмә түгел. Инде бүген үк безнең егет-кызларны «ТМС Групп» ҖЧҖ ИК, «ТН-СЕРВИС» ҖЧҖ, «Таграс-ТрансСервис» ҖЧҖ, «ТаграС-РемСервис» ҖЧҖ, «ТаграС-ЭнергоСервис» ҖЧҖ, «Сервис НПО» ҖЧҖ, «ТНГ-ГЕОСЕЙС» ҖЧҖ, «РИНПО» ҖЧҖ, «Татэлектромонтаж» АҖнең «Татэм» АМУ, «КРС-Сервис» ҖЧҖ һәм башка. предприятиеләрдә көтәләр.
Һөнәри әзерлек юлыннан менә шушындый җитди адымнар ясау безнең студентлар отрядларына үз элгәрләренең иң яхшы традицияләрен саклап калырга һәм тагын да ишәйтергә һәм киләчәктә эре инфраструктур проектларны гамәлгә ашыруда катнашу өчен зур тәҗрибә тупларга ярдәм итәр дип өметләнәбез!
Наҗия Хәйдәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia