Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үткәне данлы, бүгенгесе уңышлы, киләчәге өметле

«Яңа уку елына берәр мәктәпне файдалануга тапшыру төзүчеләрнең күркәм традициясенә әйләнде.

Ә менә быел төзүчеләр үзләренең традицияләрен «боздылар» – быел дәресләр бер генә түгел, ә берьюлы дүрт яңа мәктәптә башланды», – дип язган 1959 елда Әлмәтнең «Знамя труда» газетасы. Шул яңа мәктәпләрнең берсе Түбән Мактама бистәсендә ачыла.

«Тиешле шартлары булмаган агач барактан соң  ике катлы бина затлы сарай булып тоелды», – дип искә ала Түбән Мактама мәктәбенең күпсанлы шәкертләреннән берсе – Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Хәмзә Баhманов. Ул соңгы елларда мәктәп коллективы белән аеруча тыгыз элемтәдә.

Моннан биш ел элек мәктәпнең 60 еллык юбилеенда ул тугызынчы һәм унберенче сыйныфны яхшы укып һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашып тәмамлаган ике укучыга үзенең шәхси стипендиясен тапшыру теләге турында игълан иткән иде. Шул вакыттан бирле уку елы тәмамланганда ул стипендияләрне шәхсән үзе тапшыра.

 

Мәктәпнең 1959 елда ачылганын элекке елларда укыган укучыларның барысы да белгәндер, мөгаен. Чөнки ишекне ачып керү белән идәндә плитәләрдән «1959» саны түшәлгән иде. Соңгы елларда гына ремонттан соң ул саннар капланды.

Инде менә 65 ел узып та киткән. Рәсми юбилей саналмаса да, мәктәп коллективы әлеге датаны билгеләп үтәргә булган. Бер очрашу – үзе бер гомер ул, шуңа күрә тантаналы очрашуга ветеран-укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар җыелган иде. Кунакларны фойеда уен кораллары ансамбле каршы алды. Бу көнне стендлардагы аклы-каралы фотоларны карап, инде бүгенге көндә музейда сакланучы парта артына утырып, фотозоналарда сурәткә төшеп, кыңгыраулы мәктәп елларын искә алдылар очрашуда катнашучылар.

Шушы 65 ел эчендә 2165 кеше биредә өлгергәнлек аттестаты алып, олы тормышка аяк баскан. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында нинди генә hөнәр ияләре юк: зур-зур җитәкчеләр дә, мәртәбәле бүләкләргә ия булган төзүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, хокук сагында торучылар, хәрбиләр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре... Әлбәттә, яраткан укучыларыннан үрнәк алып, аларның хезмәтенә сокланып, белем бирү өлкәсен сайлаучылар да шактый. Россия Федерациясенең  мәгариф отличнигы Рәмзия Сафина Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, бүгенге көндә балаларга тарих укыта. Югары уку йортларын тәмамлап, туган мәктәбенә кайтып эшләүчеләрне тантанада аерым сәламләделәр.

Мәктәпнең 65 еллыгына багышланган тантанада төрле елларда уку йорты белән җитәкчелек иткән директорларны искә алдылар. Аларның һәрберсе мәктәп тарихында үзенең якты эзен калдырган. Сабир Закир улы Гыйниятов, мәсәлән, бистәдә яңа, заманча мәктәп бинасы төзү инициаторы була. Нәкъ менә ул мәктәпнең сызымнарын тәкъдим итә. Әкрам Ризван улы Ризванов вакытында мәктәп районда база мәктәпләренең берсе була. Фоат Мулланур улы Ситников җитәкчелек иткән елларны өлкән укытучылар кабинет системасына күчү белән искә алалар. Укучылар мәктәп өчен бүлеп бирелгән ике гектар җирдә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр. Харис Хәбибулла улы Нуруллин тырышлыгы белән  мәктәптә яңа спортзал һәм ашханә булдырыла. Фәйрүзә Хуҗа кызы Гыйбатова директор булып эшли башлагач, мәктәптә татар гимназия сыйныфлары ачыла, актлар залы, китапханә яңартыла, компьютер сыйныфлары һәм лингафон кабинеты җиһазландырыла, Нәфисә Мөнир кызы Зарипова җитәкчелегендә мәктәпнең матди-техник базасы тагын да яңартыла. Илфат Мисхәт улы Минаҗев вакытында мәктәпне тәмамлаучылар тарафыннан розалар утырту традициясенә нигез салына. Илдар Хаҗи улы Гомәров  җитәкчелек иткән елларда мәктәпкә капиталь ремонт ясала.

Бүген мәктәптә 623 бала 34 укытучыдан белем һәм тәрбия ала, әлеге 34 педагогның 29 проценты югары, 60 проценты беренче категориягә ия. Төрле предмет олимпиадалары, спорт ярышлары җиңүчеләре арасында беренче номерлы Түбән Мактама мәктәбе укучыларын еш күрергә була.  Бүгенге көндә мәктәп белән җитәкчелек итүче Фәридә Әнвәр кызы Хәйбрахманова сүзләренчә, уку йортының үткәне данлы, бүгенгесе уңышлы, ә киләчәге өметле.

Наилә ГАНИЕВА

Рәсемдә: безнең яраткан һәм хөрмәткә лаек укытучыларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса