Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге шушы көннәрдә үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп узды

Бу чын мәгънәсендә уникаль урын, чөнки нәкъ менә биредә күп еллар дәвамында үсеп килүче буынның талантлары ачыла.

Үзәк 1954 елда ачылган һәм шушы еллар дәвамында берничә тапкыр исемен үзгәртә, әмма аның максаты шул ук кала – бу балаларга иҗат, спорт, фән юнәлешләрендә үз осталыкларын камилләштерергә ярдәм итү.

Бүгенге көндә биредә 2000 нән артык бала 166 укыту төркемендә шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенә йөрүчеләр республика һәм Россия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә һәрдаим катнашып җиңү яулыйлар. Татарстанда бердәнбер булган балаларның техник иҗаты музее да шушы үзәктә урнашкан. Монда шулай ук Пионерия музее да эшли. Аның 2012 елның 19 маенда пионер оешмасының 90 еллыгы уңаеннан тантаналы рәвештә ачылган көннәрен күпләр хәтерлидер әле. Шушы ук елның августында «Табигать йорты» да ачылды. Бу инде үсеп килүче буынны экология һәм биология фәннәре белән кызыксындыру максатыннан оештырылган иде. Иҗат үзәгендәге бассейнны да шәһәрдә һәм районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Биредәге театраль студияләрне, иҗади сменаларны санап бетерә торган түгел.

Балаларның һәм яшүсмерләрнең сәләтләрен үстерүгә шәһәребезнең иң талантлы педагоглары үз өлешләрен кертә. Данлыклы педагогларның да исемнәрен телгә алып узмый мөмкин түгел. Дрожжева Татьяна Александровна, Розалия Мәүлияр кызы Исхакова, Ладыгина Юлия Викторовна кебек үз эшләренә ихластан бирелгән әлеге педагоглар һәр баланың шәхесен үстерүгә ярдәм итүче дустанә һәм иҗади атмосфера тудыра беләләр. Аларның таланты һәм тәрбияләнүчеләренең үҗәтлеге нәтиҗәсендә үзәк республика һәм Россия күләмендә дан-шөһрәт казана. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты коллективын юбилейлы дата белән котлыйбыз һәм тату коллективка алга таба да уңышлы эшчәнлек теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса