Мәктәпләргә «директор абый»лар кирәк
Белем һәм тәрбия бирү, мәгърифәт эшчәнлеге белән элек гел ир-атлар шөгыльләнгән.
Узган гасырның 80 нче еллар ахырларында район мәктәпләрен нигездә яшьлек дәрте, энтузиазм ташып торган ир-ат педагоглар җитәкли иде.
Узган гасыр дип яздым да, үземә дә читен булып китте. Әйтерсең таш гасыр турында сүз алып барам. Югыйсә, әле генә иде кебек. Ул вакыттагы район халык мәгарифе (игътибар итегез: ХАЛЫК МӘГАРИФЕ!) бүлеге җитәкчесе Заһит Гамиров югары уку йортлары бетереп кайткан яшь егетләргә зур ышаныч белдереп, өметләр баглап авыл мәктәпләренә директор итеп билгеләде. Нияз Гулумов – Дальняя Ивановкада, Тәлгать Фәйзетдинов – Сәрәндә, Фагил Хөснуллин – Борискинода, Мөҗип Мәрданшин – Новоникольскида, Илхат Фәттахов – Кәләйдә, Марат Минһаҗев – Нәдердә, Рамил Гыйниятуллин – Мәмәттә, Назил Мортазин – Иске Михайловкада, Рәшит Фахразиев – Кәшердә, Аппакта – Михаил Куренков, Ямашта – Николай Степанов һ.б. Алар үзләренә ышанып тапшырган эшне җиренә җиткереп, сүз әйтмәслек итеп, укучылар, ата-аналар белән уртак тел табып эшләделәр. Ул вакытта әле күбесенә 30 да тулмаган булгандыр. Аларга һәрвакыт ярдәмгә килгән, эш тәҗрибәләре белән уртаклашкан Николай Новиков Кузай мәктәбендә, Василий Субботин Рус Акташында, Ерсубайкинода Владимир Кожухов, Чупай мәктәбендә Әмин Шәехов, Елховойда Дамир Нәҗмиев, Урсалыда Илгиз Нуриев, Сөләйдә Әсләх Гаязов һ.б. эшлиләр иде. Хуҗалык һәм укыту-тәрбия эшен бертигез дәрәҗәдә төгәл һәм күңел биреп башкардылар алар.Үзләреннән соң директорлар командасын үстереп, аларны «мәктәп» дип аталган зур, җаваплы юлга кертеп калдырдылар. Ул чорда мәктәпне ир-ат кулы тота иде.
Югарыда санап кителгән яшь директорлар бөтен авырлыкны, рәхәтне тәҗрибә аша татыдылар. Бөтен эшне үз җилкәләрендә тартып барсалар да, бүгенге кебек көнгә алты тапкыр шәһәргә, мәгариф идарәсенә йөгермиләр иде. Алар хәреф бете чүпләп, кәгазьгә күмелеп ятмадылар. Аларның дәрәҗәләре бар, сүзләре үтә, алар белән санлашалар иделәр. Ул буын үзләренә хөрмәт белән караганны тоеп эшләде. Мәктәп кирәк-яраклары алырга Бөгелмәгә йөрделәр, мөмкинлек, җай туры килгәндә күршеләр өчен дә алып кайттылар. Мәктәп котейльныйларына ягулык юнәтү, аны кайтарту, колхоз-совхозларга көзен ярдәм итү. Болар барысы да алар җилкәсендә иде. Байлык ул кадәр булмаса да, кешелеклелек, хөрмәт, ышаныч белән хезмәт куйдылар. Ата-аналар аларның һәр башлангычын күтәреп алды. Җитәкчеләр хөрмәт итте. Директорлар киңәшмәсендә залда бер-ике генә ханым була иде. Бүген исә Нәдер, Кәләй, Сәрән, Тайсуган мәктәпләреннән кала барысы да гүзәл затларыбыз кулында.
Һәр чорның үз матурлыгы, үз рәхәте, үз мәшәкатьләре. Бүген исә техник яктан эшләр күпкә җиңел, тик ата-аналар, балалар белән уртак тел табып эшләү шактый кыенлашты. Директорларның җаваплылыгы мәктәп белән генә чикләнмичә, зуррак масштаб алды. Тик ничек кенә булмасын, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, заман белән бергә атлау бурычы директор җилкәсендә кала.
Мәктәпләргә җитәкче буларак ир-егетләрне кайтару өчен, әлбәттә, ул һөнәрнең, игелекле хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Бәйрәм белән сезне, укытучылар укытучылары!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа