Зур мәхәббәт, олы йөрәк белән
Күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык «Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас» дигән нәсыйхәт язып калдырган.
Бу бөек сүзләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга була.
Түбән Мактама бистәсендәге 62 нче «Тирәк» балалар бакчасында шушы максатларга таянып олы эш алып баралар.
Безнең бакчабыз стандарт шартларга туры килә: ул үзгәрүчән, интерактив, балаларның кызыксынуларына, яшь һәм шәхси үзенчәлекләре туплануга ярдәм итә.
Балалар бакчасында хезмәт итүче тәрбиячеләрнең һәркайсы беренче яки югары категориягә ия. Алар бер-берсе белән хәбәрләшеп, балалар һәм ата-аналар белән берлектә эш башкаралар. Шушы формалашкан атмосфераны саклап калу өстендә эш итүче, төп геройларыбыз ул балалар бакчасының мөдире Сөнгатуллина Венера Рәхим кызы һәм өлкән тәрбияче Хәмитова Лилия Альберт кызы.
Венера Рәхим кызы үз һөнәрен күңел кушуы буенча сайлаган шәхес. Тәрбияче – иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе икәнен ул балачактан аңлап үскән. Үз хыялын тормышка ашырып, әлеге бөек һөнәрне сайлаган. Мәгариф системасында эшләү өчен балалар бакчасына йөрүче һәр сабыйны үз балаңдай якын күрергә кирәк.
Өлкән тәрбияче Лилия Альберт кызы Хәмитова, балалар бакчасында тәрбия эшен 30 елдан артык алып бара. Ул югары дәрәҗәдә оештыру сәләтенә ия. Аны искиткеч намуслылык, югары җаваплылык хисе, үз һөнәренә гашыйк булу аерып тора.
Бу эшләрнең нәтиҗәсе булып балалар бакчасының зур проектларда, бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешүе тора. Әлбәттә, мондый җиңүләр яулау зур һөнәри осталык һәм тырышлык нәтиҗәсе.
Кечкенә балалар белән эшләү зур хезмәт, һәм аларга үз мәхәббәтләрен һәм кайгыртуларын бүләк итү өчен зур йөрәк кирәк.
Гөлия Шиһапова,
62 нче «Тирәк» балалар бакчасы
тәрбиячесе
Балалар бакчаларында милли тәрбия бирү
Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру – хәзерге буынның төп вазифасы.
Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – сабыйларга аң-белем һәм тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.
Балалар бакчаларында балаларда халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Һәрбер кеше үз халкының мәдәни мирасын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен белергә, алар нигезендә алга таба үсәргә хаклы. Ләкин бүгенге көн кешесенә үз халкы кысаларына гына бикләнү бик аз. Үз халкының мәдәни байлыгын бала башка халыклар мирасы белән чагыштырып өйрәнә. Димәк, бала милли тәрбия генә түгел, күпмәдәниятле тәрбия алырга тиеш. Аралашу җиңел булсын өчен балаларга кимендә 2-3 тел белү кирәк. Мондый омтылыш баланың күзаллавын үстереп кенә калмый, аңа рухи үсәргә, патриотизм рухында тәрбияләнергә ярдәм итә. Бу тәрбиянең нигезен нәкъ менә балалар бакчасында бирә башлау бик зарур: бала әле кәгазь бите кебек чиста, саф, аның аңы әле юк-барга ышануларны, тыюларны белми. Моның өчен җирлек тә әйбәт: районыбызның бакчалары күпмилләтле. Һәр балалар бакчасына да рус, татар, башка милләт балалары йөри. Без милли төрлелекне бик зур байлык итеп карыйбыз. Балалар бакчасының эшчәнлеге төрле халыкларның милли гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Балачак чоры – үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, балаларыбызга да якты кояш, «игелекле туфрак» кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез гореф-гадәтләрен онытмыйча, горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.
Гөлнара Мирсәяпова,
53 нче «Светофорик» балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа