Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә нефть чыгару тармагы студотрядларының бөтенроссия форумы узды

Конференциягә 150 катнашучы җыелды.

Әлмәт югары нефть мәктәбендә нефть чыгару тармагы студотрядларының бөтенроссия форумы узды.  Әлмәткә Россиянең 11 төбәгеннән 150 студент җыелды. ТР яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел нефть чыгару предприятиеләрендә 4144 студент хезмәт куйган.

«Студент отрядларының кызыклы һөнәрләре һәм илнең әйдәп баручы предприятиеләрендә эшләү мөмкинлеге булсын өчен, без һәрвакыт эшчәнлекнең яңа юнәлешләре авангардында булырга омтылабыз. Нефть өлкәсе компанияләре студотрядларга Татарстан икътисады үсешенә сизелерлек өлеш кертергә һәм Россиядә генә түгел, ә аннан читтә дә җитештерү, төзелеш, сервис өлкәләрендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры, Россия студентлар отрядларының күзәтчелек советы әгъзасы Василий Ислаев.

Фото: ТР Яшьләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса