Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Ризаэддин Фәхреддин: кәгазь өстәлдә калган исем – бетмәс гомердер» китабы буенча конференция узды

Чара Әлмәт ислам дини мәдәни-агарту үзәгендә булды.

Чара күренекле татар галиме, тарихчы, дин белгече, педагог, журналист, «Шура»  журналы мөхәррире, Россия һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин Фәхреддин истәлегенә багышланды.

Анда йөздән артык кеше - Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак», «Туган як» иҗтимагый берләшмәләре, хатын-кызлар берлеге, ТР Язучылар һәм журналистлар берлеге бүлекчәләре вәкилләре, мәдәни җәмәгатьчелек, педагоглар, шәһәр һәм район китапханәләре хезмәткәрләре, «Татнефть» ГАҖ ветераннары катнашты.

Конференциянең мактаулы кунаклары Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов, «Татнефть» ГАҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары булды. Рөстәм Мөхәммәдиев, Россия ислам институты ректоры, профессор, ТР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясенең ислам мирасы үзәге башлыгы Сөләйман Рәхимов, «Безнең мирас» журналының җаваплы мөхәррире, Р.Фәхреддин китаплары авторлык коллективы әгъзасы Ленар Гобәйдуллин, имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин һәм башкалар булды.

«Риза казый мирасы» мәдәни-агарту проекты кысаларында «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы белән оештырылган чараның модераторы-Р.Фәхреддин мемориаль музей директоры , ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова: 

- Без халыкны Ризаэддин Фәхреддиннең үгет - нәсыйхәтенә, аның иҗади мирасына якынайтырга телибез, кешеләр Риза Фәхреддиннең кем икәнен белсеннәр өчен, - дип уртаклашты ул журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Айдар Каюмов билгеләп үткәнчә, әлмәтлеләр якташлары, татар халкының күренекле фикер иясе һәм мәгърифәтчесе белән бик горурланалар.

Үзенең чыгышында ул исемен мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән чаралар турында сөйләде. Бу-аның туган ягында урнашкан мәчет, ата - анасы йорты урынында туган якны өйрәнүче С.Фәрхетдинов инициативасы һәм "Елховнефть" идарәсе көче белән төзелгән музей, гимназия - шәһәрнең иң алдынгы уку йортларының берсе, Ризаэддин Фәхреддин урамы буендагы «Мәгариф» бульвары - балалар һәм яшьләрнең яраткан урыны.

Рөстәм Мөхәммәдиев «Татнефть»нең  тарихи мирасны саклауда һәм дини һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен бастырып чыгаруда системалы эшләвен билгеләп үтте. 1999 елдан 2024 елга кадәр 14 исемдәге китап дөнья күрде һәм гомуми тиражы 37 500 данә булган 4 китап яңадан басылып чыкты. Алар гадәттәгечә китапханәләргә, ТР һәм РФ уку йортларына, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, төрле мәдәни һәм иҗтимагый оешмаларга бүләк итеп тапшырыла.

Генераль директорның социаль үсеш буенча урынбасары ассызыклаганча, ислам дини мәдәни-мәгариф үзәге эшчәнлеге һәм хәйрия фонды проектлары-болар барысы да традицион рухи-әхлакый, мәдәни-тарихи кыйммәтләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башка мәртәбәле кунаклар фикеренчә, Ризаэддин Фәхреддиннең XX гасыр башында татар җәмәгатьчелеге һәм мөселман өммәте үсешенә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Аның мөфти, казый, тарихчы, тәрбия мәсьәләләре буенча хезмәтләр авторы, «Шура»  журналы мөхәррире буларак фидакарь хезмәте турында хезмәтләре дә сөйли. Ул шулай ук Р.Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнүгә һәм яшь буынга җиткерүгә басым ясады. Р.Мөхәммәтшин сүзләренчә, күренекле галимнең тәрбия мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре бүген дә актуаль, ә татар тарихына багышланган әсәрләре зур кызыксыну уята.

Спикерлар чыгышыннан соң катнашучылар кызыксындырган сорауларны бирә һәм үз тәкъдимнәрен кертә алдылар. Укучылар конференциясе кысаларында шулай ук Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее экспонатлары һәм «Татнефть» фонды «Рухият» программасы һәм башка нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән мәгърифәтче китаплары белән күргәзмә эшләде.

Чара азагында катнашучылар өчен мәчет буйлап экскурсия оештырылды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса