Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь геологлар көч сынашты

Җәй уртасы. «Солнечный» лагере быел кабат яшь геологларны үз канат астына җыйды.

Биредә  Яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасы узды. Аны тантаналы ачу чарасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.  
Олимпиаданы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татнефть» АҖ һәм Казан федераль университетының геология һәм нефть-газ технологияләре институты оештыра. Күпләр хәтерлидер, иң беренче тапкыр Яшь геологларның республика ачык кыр олимпиадасы 2014 елда «Заречье» сәламәтләндерү лагеренда уздырылган иде. Ул вакытта әлеге чарада Татарстанның 20 районыннан килгән 26 команда, шулай ук Кырым Республикасының Бакчасарай районы командасы да катнашкан иде. Быел инде олимпиадада 380 нән артык мәктәп укучысы белем осталыгы буенча үзара көч сынаша. 35 республика командасыннан тыш быел Белоруссия, Пермь крае һәм Башкортстан Республикасы яшь геологлары да бар.  

Булачак белгечләрне Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев кайнар котлады.
– Бүген, Нефть саммиты көнендә, без яшь геологларның юбилей кыр олимпиадасына старт бирәбез. Сез бик кызыклы һәм дәрәҗәле һөнәр сайладыгыз. Ихластан  котлыйм һәм уңышлар телим, - диде министр. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан яшь геологлар хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирә. 

- Татарстанда геологияне өйрәнү буенча төп мәктәпләр бар, анда балалар фәнни хәрәкәттә актив катнашалар. Бу хәрәкәткә ярдәмнәре өчен нефтьчеләргә рәхмәт. Татарстанның геологлар җитмәүгә бәйле проблемалары булмаячагына ышанам. Без бу һөнәрне бик кадерлибез һәм алга таба да аңа ярдәм итәчәкбез, - дип белдерде республика Рәисе. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте үсешенә керткән өлешләре өчен берничә бүләк тапшырдылар. 

Атна буе дәвам иткән җәйге кыр олимпиадасы кысаларында теоретик биремнәрдән тыш практик биремнәр дә байтак булды.  Ул минералогия, палеонтология, шлих сынау, гидрология, магнитометрия һәм башкалар буенча ярышларны үз эченә алды. Олимпиадада катнашучылар ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап, биремнәрне төгәл үтәделәр. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Бу турыда газетабызның алдагы санында укып таныша аласыз. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса