Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт студентлары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионатта иң яхшылар рәтендә

Ярышлар «Элбэдэн – 2024» бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале кысаларында узды.

Әлмәт студентлары хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионатта иң яхшылар рәтендә булды.

Питрәчтә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча чемпионат узды. Анда Әлмәт исеменнән сәүдә-икътисад техникумы командасы чыгыш ясады. Республика вакыйгасына юлламаны студентлар «батырлык сукмагы» аша узгач алдылар.

Автоматны җыю һәм сүтү, аркан тарту, граната ыргыту, эстафеталар болар барысы да ярышлар программасында иде. Алар «Элбэдэн – 2024»Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивале кысаларында узды.

Әлмәт командасы аркан тартуда зур уңышларга ирешә. Һәм ике студент үз категорияләрендә һәм дисциплиналарында «алтын» алды. Умар Койчев, Артур САйгушев граната ыргытуда  1 урынны яулыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса