Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында 21 укучы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган

Шатлыклы яңалык турында район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында сөйләде.

Йөз балл җыючылар рәтләре тулылана: 5 укучы рус теле буенча 100 балл һәм 2 укучы профильле математика буенча 100 балл алган.

20 нче мәктәп укучысы Князева Анастасия ике йөз баллы була, рус теле һәм әдәбияты буенча максималь нәтиҗә ала. Шулай ук рус әдәбияты буенча балларны яңадан караганнан соң тагын бер йөз балл өстәлә. Рус әдәбияты буенча бездә барлыгы 9 укучы 100 балл алды.

Тимур Нагуманов: «Узган ел безнең районда 7 укучы 100 алган булган, ә быел инде 21 һәм тагын 6 фән буенча нәтиҗәләр көтәбез. Бу районда белем дәрәҗәсе елдан-ел арта баруын күрсәтә. Алар белән горурланабыз, укытучыларга һәм остазларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәбез».

Шулай ук Тимур Нагуманов Әлмәттә 28 июньдә гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе булачагы турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса