Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Көзгә Әлмәт районында ремонтланган уку йортлары ачылачак

Исемлектә 2 нче лицей һәм Яңа Кәшер мәктәбе бар.

Әлмәттә һәм районда уку йортларында ремонт эшләре дәвам итә. 2024 елда 2 нче лицей һәм Яңа Кәшер мәктәбе тәртипкә китерелә.

Район башлыгы Тимур Нагуманов эш сәфәре белән лицейда булды. Эшләр хәзер спорт һәм актлар заллары урнашкан бер катта гына бара. Бу уку процессын туктатмас өчен эшләнгән. Бу хакта Т.Нагуманов үзенең телеграм-каналында сөйләде. Эшләрнең төп күләме уку елы тәмамланганнан соң башланачак. Инженерлык челтәрләрен алыштырырга, бизәү эшләрен башкарырга ниятлиләр. Моннан тыш, спорт залы һәм азык-төлек блогы тәртипкә китереләчәк. Фасад һәм түбә тулысынча яңартылачак. Янәшәдәге территория игътибарсыз калмаячак-аны төзекләндерәчәкләр.

– Безнең максат – , мәктәп укучылары яңа уку елын яңартылган, заманча һәм уңайлы уку йортында башлый алсын өчен барлык ремонт чараларын 1 сентябрьгә төгәлләү, - дип йомгаклады район башлыгы.

Нагуманов искәрткәнчә, элегрәк реконструкцияне Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиядә һәм Таһиров исемендәге 1 нче лицейда үткәргәннәр.

Фотолар: vk.com/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса