Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балалар бакчаларында куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр

Чара барышында ЮХИДИ инспекторлары балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм көндәлек тормышта юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен кулланырга өйрәттеләр.

Моннан тыш, балалар инспекторлар белән бергә светофор сигналларының һәм юл билгеләренең әһәмиятен тикшерделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл кырыендагы уеннарның куркыныч булуы турында да сөйләделәр.

Дәүләт автоинспекторлары балаларга тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаручы элементлар куллану турында искәрттеләр, бу җайланмалар автомобильчеләр өчен юл кырыенда кешене күрсәтә, транспорт чарасына бәрелү куркынычын киметә, дип аңлаттылар.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм транспорт чараларының куркынычлыгы турында даими сөйләшергә өнди. Шуны онытмагыз: юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары арасында юлда үз – үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруның төп ысулы-өлкәннәрне, бигрәк тә ата-аналарны күзәтү һәм аларга охшарга тырышу. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз һәм балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз!

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса