Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Хәбибуллина Бөтенроссия «Туган тел» форумында катнашты

Форум 12-14 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелде.

Форум эшендә Россия Федерациясенең 30 тө-бәгеннән барлыгы 800 кеше катнашты. Форум - Бөтенроссия татар теле укытучылары ассоциациясенең беренче җыелышы. Пленар утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. 

Соңгы араларда тел мәсьәләсе бик кискен торса да, илдәге вәзгыять уй-фикерләрне бераз башка юнәлешкә борды. Шулай да тел, милләт язмышын илдәге барган чуалышлар, борылышлар юкка чыгарырга тиеш түгел. Ул илдәге сәяси тормышның бер юнәлеше булып кала бирә. 

Сүз дә юк, күпләр, туган тел өйдә, гаиләдә саклана, нигезе шунда салына, диләр. Әлеге акыллы сүзләр белән килешми мөмкин түгел, чөнки бит аны акыллы кешеләр әйтә. Тик гаиләдә туган телдә аралашу гына татар милләтен дөнья киң-легендә ишеттерә алырмы икән?

Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернаты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Фәнзәт кызы Хәбибуллина әлеге форумда катнашты. Форумнан нинди хис-кичерешләр, нинди планнар белән кайтты икән - сүзебез шул хакта.

- Айгөл ханым, форумның максаты нәрсәдә иде? 
- Форумның максаты Татарстанда һәм аннан читтә булган татар теле һәм әдәбияты укытучыларын бергә туплау, чит төбәкләрдән килгән татар теле укытучыларына Татарстан укытучыларының эш тәҗрибәсен тәкъдир итү. Безгә исә Татарстаннан читтәге укытучылар белән аралашып тәҗрибә ишетү, «Туган тел һәм әдәбияты» укытучылары ассоциациясе эшчәнлеге белән танышу һәм әлеге ассоциацияне татар теле укытучыларының мәнфәгатен яклаучы оешма буларак тәкъдим итү дип кабул иттем. 

- Сез өметләнгән нәр-сәләрне ишетә, ала алдыгызмы?
- Татар теле укытучы-ларының эш алымнары искергән, артта калган дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин, күп кенә һөнәри бәйгеләрдә, төрле чараларда катнашкан укытучы буларак, мин бу сүзләр белән килешмим. Әлбәттә, бик көчле укытучылар, уртакул укытучылар бар. Ул һәр предметта шулай.
Остаханә мәйданчыкларыннан үземә укыту һәм тәрбия бирүдә яңа алымнар өйрәнсәм, арада канатландырып, рухи ләззәт бирә торган мизгелләр дә булды. Төркиянең Бурса шәһәреннән килгән төрек кызы Гамзә Нурбәнатның татар телендә чыгыш ясавы, үзе язган шигырьне сөйләве сокландырды. Милләте татар булып та милли җанлы була алмаганнарга мин аны үрнәк итеп куяр идем. Безнең белән туры элемтәгә Япониядән татар теле өйрәнүчеләр чыктылар. Аларның төркемнәрендә инде 17-18 кеше. Менә мондый мисаллар, әлбәттә, эш-ләргә дәрт кузгата, көч, канат куя. Син үзеңә яңа максатлар куясың. Япониядә дә татар телен өйрәнгәнне, Татарстанда яшәп ничек татар телен белмәскә кирәк ди!? Бу хакта мин укучыларыма да сөйләдем.

Айгөл Фәнзәт кызының йөзләре балкып, күзләре очкынланып китте. Үзендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучысы Сәгадәт Мифтахованы сагынып, җылы хисләр белән искә алды. 

- Туган телгә карата шундый мөнәсәбәт булганнан соң, ул яңадан күтәрелә алырмы? Ниндидер юл күрсәтелдеме форумда? 
- Укытучыны аны өмет яшәтә дә, эшләтә дә. Татар теле укытучыларын бигрәк тә. 2017 елда татар теленә каршы көрәш башланганда мин Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә эшли идем. Ата-аналар өйрәнәсе телне сайлап гариза язганда 600 укучыдан 8 укучының гына әти-әнисе татар телен өйрәнмибез дип яздылар. Шундый гаризаларның 8 генә булуы безне сөендерде. Икенче көнне без 8 нче сыйныфта шул 8 укучыга «Укучылар, бүгеннән сез туган тел буларак рус телен өйрәнәсез» дигәч, беренче булып Чуркина Крестина әти-әнисенә шалтыратып, «Сез миннән фикеремне сорамадыгыз. Мин туган тел буларак татар телен сайлыйм» дигәч, шул 8 әти-әни килеп гаризаларын татар телен өйрәнүгә яздылар. Бу безгә шулкадәр зур терәк булды, үзебезгә ышаныч уятты. Башка милләт балаларының шулай татар телен сайлаулары, үз фикерләрен әйтүләре безгә канатлар куйды. Бүгенге көндә Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә 100% бала татар телен өйрәнә. 

Әлеге вакыйганы искә төшергәндә Айгөл ханымның тавышы калтырап, күңелләре тулып китте. Күрәм, шатлыгы да, борчуы да, горурлык та биләп алды аның җанын.

Бүгенге көндә илнең киләчәге булган ир-егет-ләр укый торган лицейда барысы да татар телен  өйрәнәләр. Бу бик күп очракта җитәкчеләрдән тора. Җитәкче милли җанлы булганда һәм укучының шәхес булып формалашуында туган телнең нинди роль уйнаганын аңлаган очракта гына мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбияты укытуның дә-рәҗәсе булачак.

- Райондагы әйдәп баручы укытучыларның берсе буларак, сез бүген безнең укытучыларга нәрсә җитми дип уйлыйсыз? 
- Әлмәткә милли җанлы җитәкчеләр, милләтпәрвәр шәхесләр, милли рухлы тәрбияви чаралар җитми. Чаралар күп оештырыла, әмма алар милли кием, җыр һәм биюгә генә кайтып кала. Мәктәп яшендәге укучылар,  яшьләр, милли җанлы татарлар өчен ял объектлары, күңел ачу урыннары юк.

Татар теле укытучысы һәрвакыт көрәштә, ул көрәшче. Мин укытырга килгәннән бирле гел татар теле укытучыларын тикшерәләр.

Һаман ниндидер кер эзләү, канәгатьсезлек. 2017 елгы вакыйгалардан соң журналистлар да татар теле бетүгә сез гаепле дип укытучыларны гаепләп калдырдылар. Әлбәттә, бу кәефне төшерә. Тик миндә 2-3 көннән соң көрәшче рухы уяна. Мин яңа алымнар эзли башлыйм. Ләкин бөтен гаепне бер укытучыга аударып калдыру дөрес түгел. Ата-ана безне гаепли, җитәкчеләр безне гаепли. Әйтерсең, 2017 елдагы телгә булган карашта бөтенесе өчен без гаепле. Сүз дә юк, ниндидер гаеп бардыр. Тик бу юнәлештә бездән өстә торганнардан эзләргә кирәктер.

Айгөл Фәнзәт кызының күзләренә яшьләр тыгылды. Әйе, күпләр белә суның баштан болганганын да, балыкның баштан чери башлаганын да. Тик, ни хикмәт, «чистарту»ны «койрык»тан башлыйлар шул. 

- Татар теле күз буяуга, байрак итеп селкүгә әйләнмәдеме?
- Әйе, соңгы вакытларда татар телен байрак урынына селкеп, якларга, сакларга кирәк дип сөйләүчеләр күбәйде. Күпләр аны активлык дип кабул итәләр. Алар бит татар теле укытучылары түгел. Ә татар теле укытучысы ул укыта, белем һәм тәрбия бирә. Аның урыны дәрестә. Ул эше белән татар телен яраттырырга тиеш. Мин шулай дип уйлыйм һәм шулай эшлим дә.

- Тәҗрибәле укытучы буларак, татар теленең дәрәҗәсен күтәрүне нәрсәдә күрәсез? Гади укытучының кулыннан килерлекме бу, әллә безнең районда моны эшләү мөмкин түгелме?
- Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү өчен вакыт кирәк. Чөнки «якутлар табыладыр вакыт белән». Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, нинди алымнар белән эшләү уңай нәтиҗәләр бирә икәнен уйларга. Җәмгыятькә дә уйланырга. Ата-ана - укытучы - укучы. Шушы өчлек бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз.

Гади укытучы берни эшли алмый дигән сүзләр белән килешмим. Әти-әниләр, бигрәк тә әниләр укытучы белән берлектә уртак тел табып эшләгәндә нәтиҗәләр уңай була. Укытучыга комачауларга кирәкми. Җитәкчелек аңа йөз белән борылырга тиеш.

Амин, шулай булсын, Ай-гөл ханым. Сезнең теләк-өметләрегез аклансын, тормышка ашсын. Әйе, шушындый укытучылар булганда телебез яшәр дигән өмет туа. Бер болганмый су да тынмый, диләр бит. Әти-әниләр дә, түрә-җитәкчеләр дә гел үк начар түгелдер. Аларны да әниләре күкрәк сөте имезеп үстергән, бишек җыры җырлап, «улым», «кызым» дип башларыннан сыйпап, күкрәкләренә кысып сөйгәндер. Эчендә җаны булган татар бер уянмый калмас. Тик... соңга калмаска иде. 

Белешмә
Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы. Тумышы белән Лениногорск районы Урмышлы авылыннан. Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетын тәмамлый. Укытучылык стажы - 25 ел.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса