Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларның туклануы - көнүзәк мәсьәлә

Яңа уку елы башланып китү белән әти-әниләрне иң беренче чиратта мәктәптә туклану ни рәвешле оештырылган булуы кызыксындыра. Балаларының өсте бөтен, тамагы да тук булса, аларның күңеле тыныч

Әлмәт җирлегендәге мәктәпләрдә укучылар барысы да сентябрь башыннан ук кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Бу хакта безгә мәгариф идарәсенең туклану бү-леге җитәкчесе Ильмира Гыйләҗетдинова хәбәр итте.

- Авыл мәктәпләрендә дә, шәһәр мәктәпләрендә дә балалар тәүлегенә ике мәртәбә тукланалар. Икенче тапкыр туклану озайтылган көн төркеменә калучы балалар өчен оештырылган. Җиденче мәктәптә генә ашханәдә эшләргә кеше булмаганлыктан өлкән сыйныф укучылары ашамыйча торганнар иде, бүгенге көндә әлеге проблема чишелде. Хәзер инде барлык укучылар өчен дә ашау оештырылды, - диде ул. Кайбер мәктәпләргә шалтыратып, белешмә алганнан соң, чыннан да, укучыларның кайнар ризык ашауларына инандык. Салаты да, бәрәңге боламыгы белән бергә шницеле, кайнар чәе, икмәге дә бар рационда. Төш вакытында борщ, токмачлы аш, рассольник кебек ашлар да бирәләр икән.

Күпләр хәтерлидер, агымдагы елның июль башында башкарма комитетта узган коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышында мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская нәкъ менә шул туклануны оештыру тәртибе турында сөйләгән иде. Үзенең чыгышында ул 2023 елдан контрактлар «Фудсоцсервис» ҖЧҖ белән төзелгәнлеген бәян итеп, мәктәпләрдә расланган туклану бәясе көненә 64,19 сум тәшкил итүен, балалар бакчаларында исә бер яшьтән 3 яшькә кадәр 116,32 сум, ә 3 яшьтән 7 яшькә кадәр 146,5 сум булуын да әйтеп китте. Яшерен-батырын түгел, мәгариф идарәсенә ата-аналар балалар бакчаларында азык-төлек һәм ризыкларның сыйфатына карата ике дистәдән артык мөрәҗәгать һәм шикаять тә юллаган булганнар. Аларда менюда камыр ризыкларын арттыру һәм ярмалардан торган гарнирлар санын киметү кирәклеге турында гозерләр урын алган булган. 2, 35, 65, 27, 8, 43, 22, 9, 7, 54, 41 нче балалар бакчаларында һәм 10, 20, 21, 24, 25, 7 нче мәктәпләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча әти-әниләр катнашында тикшерүләр дә үткәрелгән булган. Бүгенге көндә әлеге учреждениеләрдә туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылгандыр дип өметләнәбез.

Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсенең агымдагы елның 15 августындагы 555 нче санлы боерыгы нигезендә, 2023 елның сентябреннән авыл һәм шәһәр мәктәпләрендәге 1-4 нче башлангыч сыйныф укучылары өчен бер балага бушлай ашау 64,19 сум дип билгеләнгән.

Ел дәвамында бер укучыга билгеләнгән туклану субсидиясе исә 8,80 сум тәшкил итә. Бишенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр укучыларның әти-әниләре бер баласын ашаткан өчен көненә 55,39 сум взнос түлиләр. Балаларын озайтылган көн төркеменә йөр-түчеләр өстәмә ашау өчен 30 сум түлиләр. Элеккегечә ташламалы категорияләргә ия булучылар белешмәләр нигезендә мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителәләр, бу категориягә әти-әниләре махсус хәрби операциядә катнашучылар да керә. Август башыннан бу уңайдан тагын бер хәбәр килеп иреште - башлангыч мәктәп балалары өчен бушлай туклану бәясе акрынлап арта барачагы билгеле булды. Элегрәк 2024 елга бәя 61,3 сум күләмендә билгеләнгән булса, хәзер - 66,76 сум. Норматив бер баланы кайнар ризык белән тәэмин итүнең уртача бәясен күздә тотып исәпләнгән. 2025 елга ул планлаштырылган 63,75 сум урынына 69,43 сум күләмендә билгеләнгән. 2026 елда норматив 72,21 сумга кадәр үсәчәк. Документ 8 августка кадәр коррупциягә каршы экспертиза узды. Кабул ителгән очракта ул 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса