Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Милли тәрбиянең үсеш юллары

Бүген мәктәпнең төп бурычы - хәзерге көн таләпләренә җавап бирүче, тирән белемле, социаль яктан актив иҗади шәхес тәрбияләү.

Соңгы елларда мәктәпләрдә милли тәрбиягә аерым игътибар бирелү күңелле күренеш. Үз тамырларын, телен, гореф-гадәтләрен белеп үскән балада гына тотрыклы үзаң формалаша.

Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе Әлмәт районында милли мәктәпләр сафында. Милли тәрбия бирүнең эчтәлеге, нигездә, өч өлештән тора. Беренчесе - укучыларга гомумкешелек кыйммәтләренең асылын аңлату һәм аларның бу кыйммәтләрне тануына ирешү. Икенчесе - укучыларда шул сыйфатларны формалаштыру. Өченчесе - балаларның татар мил-ләтенең төп сыйфатларына ия булуларына ирешү.

Дәресләрдә үстерешле укыту методикасы киң кулланыла. Төркемләп эшләү, уеннар куллану, «Матбугат конференциясе», үзара дәфтәрләр тикшерү, проблемалы укыту алымы, үз-бәя, рефлексия алымнары. Әдәбият дәресләрен мавыктыргыч итү, белемне тирәнрәк үзләштерү максатыннан интерактив китаплар, методик әсбаплар ярдәмгә килә. «Татарның рухи байлыгы» девизы астында танылган татар язучыларының, татар театрларының, музей-ларның интернет-сайтларын табып, анда да эшләргә өйрәнәбез.

Мәктәпнең тәрбия эше, нигездә, бөек мәгърифәт-чебез, якташыбыз Р. Фәх-реддин хезмәтләренә нигезләнеп алып бары-ла. Күп еллар «Әхлак дә-ресләре» программасы эшләп килә. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Р. Фәхреддингә багышланган төбәкара кон-ференциядә «Яшик әдәп-әхлак белән, көнебез үтәр имин» юнәлешендә видеоязма белән 2 нче урын яуладык. Туган тел һәм әдәбият укытучысы Ләлә Ситдыйкова балаларда милли иҗатка мәхәббәт уятуда, төрле бәйге, конференцияләргә әзерләүдә көчен дә, вакытын да кызганмый. Аның укучылары «Җәлил укулары» (зона җиңүчесе), «Татар сүзе», «Туган теле - серле тел», «Батырлар эзеннән» һ.б. бәйгеләрдә, фәнни-га-мәли конференцияләрдә җиңүчеләр рәтендә. Сәләтле укучылары татар теле буенча район олимпиадаларында елдан-ел призлы урыннар яулыйлар.

Л.Н. Ситдыйкова 2022 елда ТР территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы, туган телдә укытучы хезмәткәрләр арасындагы республика бәйгесендә җиңеп, 50 мең сумлык грантка ия булды.
 

«Белем.ру», «Татнетны үстерү фонды» проектлары авторы Раил Гатауллин оештырган «Әдәби марафон» проектын да безнең мәктәп коллективы үз итте. Татарча әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру максатын үз эченә алган проектта катнашуны туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлнур Миннегалимова тормышка ашыра.

Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее да милли тәрбия бирүнең үзәге булып тора. Музей җитәкчесе Шәрига Галләметдинова «Үткәнен белмәгән халык-ның киләчәге юк» шигаре астында халкыбызның тормыш-яшәешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган экспонатлар, милли кием-нәр, авылыбызның тарихы турында даими музей дәресләре үткәрә. Коллективы Мәмәт авылы халкының тарихын чагылдырган Ситдыйковлар шәхси музее белән дә хезмәттәшлек итә.

Милли тәрбия сагында коллектив белән армый-талмый эшләү үз нәтиҗәсен бирде. Татар җанлы, тынгысыз җитәкчебез Миләү-шә Гыйләҗева һәм укытучы-ларның күмәк көче белән 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында муниципаль гомуми белем бирү оешмалары арасында үткәрелгән бәйгедә җиңү яулап, мәктәп 500 мең сумлык грантка ия булды һәм матди-техник яктан бик нык баетылды. 2022 елда мәктәпкә «Школа Минпросвещения России» проекты кысаларында капиталь ремонт ясалды. Бүген мәктәп танымаслык булып үзгәрде. Яңа уку елы башланыр алдыннан Миләүшә Гыйләҗева РФ Мәгариф ми-нистрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

Р. Фәхреддин «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас», дип язып калдырган. Укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә галимебез сүзләрен корал итеп алып, милләтебез, телебез өчен битараф булмыйча, авырлыкларны җиңеп яшик. Илен, телен, гореф-гадәтләрен, халкын хөрмәт итүче кеше генә шәхес дигән исемгә лаек була.

 

Миләүшә Гыйләҗева,                              Ләлә Ситдыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса