Иҗат итәргә, эзләнергә, үсәргә!
Укытучы… Ул төрле була. Мәктәптә дәрес өйрәтүче, тормыш сабаклары бирүче. Һәм укытучыларның укытучысы.
Ничек кенә булмасын, бу шәхесләр һәммәбез тормышында аерым урын били, зур хөрмәткә ия, һәм аларның дәресләре шәхес
булып формалашуыбызга хәлиткеч йогынты ясый.
Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин үз хезмәтләрендә укытучының вазифаларын тәфсилләп сурәтли. Укытучының төпле белемле, шәкертләренә үрнәк, йомшак, ягымлы, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларына ия булуын, түземле, яхшылыкка өндәүче булырга тиешлеген әйтә.
Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге мәктәбенә юаш кына укытучы буларак аяк атлап кергәч, мин бу сыйфатларның һәммәсен дә хезмәттәшем Лилия Илдархан кызы Хәбибуллинада күрдем.
Кечкенәдән укытучы һө-нәре турында хыялланган. Курчакларын тезеп утыртып, аларга дәрес өйрәткән, билгеләр куйган. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тә-мамлагач, Бөгелмә педагогия училищесына документларын тапшырган. Аны тәмамлап, Әлмәт муниципаль хезмәт институтының филология факультетында югары белем алган.
Ул мәгариф системасында иң катлаулылардан саналган башлангыч сыйныфлар бас-кычында балаларга төпле белем һәм тәрбия бирә.
Тәүге тапкыр мәктәпкә килгән нәниләрне хәреф танырга, укырга-язарга, санарга өйрәтү күпме көч, сабырлык, гыйлем, үз эшеңә, балаларга мәхәббәт таләп итә. «Яхшы укытучы булыр өчен нәрсә укытканыңны һәм кемнәргә укытканыңны белергә кирәк», - ди остазым. Безне - яшь укытучыларны, нинди генә сорау, мөрәҗәгать белән килсәк тә, дикъкать белән тыңлый, ярдәм итә. Аның дәресләре һәрвакыт заман белән бер дулкында, әмма гасырлар дәвамында кыйммәтләр булып торган традицияләргә, алымнарга нигезләнгән, иҗади. Тәрбия бирү, дә-рестән тыш чаралар үзгә бер эчтәлеккә ия. Мәктәп китапханәсендә үткәрелгән бәйрәмнәре күңелләребездә җуелмас хатирәләр калдыра.
Дөньяга карашы әле формалашып кына килүче балалар гына түгел, без - укытучылар да аның дәресләрендә үзебез өчен яңа ачышлар ясыйбыз, педагогик букчабызны тулыландырабыз.
Лилия Илдархановнаның укытучылык кредосы - иҗат итәргә, эзләнергә һәм үсәргә! Шушы шигаргә тугры калып, ул ничәмә-ничә буынны зур тормыш юлына озата. Укучылары аны еллар үтсә дә онытмый, сораулары белән мөрәҗәгать итә, бәйрәмнәрдә ихлас тәб-рикләүләрен җиткерә.
«Сез - минем остазым. Ә үзегез өчен маяк кем?» ди-гән сорауга Лилия ханым: «Минем өчен өлге - ул каенанам, Татарстанның атказанган укытучысы, татар теле һәм әдәбияты буенча белем биргән Лена Шакир кызы Сабирова», - дип җавап бирде.
Гаиләсендә ул хөрмәтле тормыш иптәше, сөекле әни. Аның үрнәгендә матур гаилә корып та чын остаз була алуга ышанасың.
Заманалар үзгәрә, балалар башка дибез. Чынлыкта исә тормышыбызга заманча алымнар керә, ә укучылар, аларга белем бирүче укытучылар шул ук. «Укытучы өчен иң мөһиме - балаларны ярату һәм ихлас булу», - дип күңелдәгесе белән уртаклаша остазым.
Әйе, укытучылар - эзлә-нүчән, эшчән, фидакарь хезмәт ияләре. Әмма укытучылар укытучысы булу - ул үзгә бер һөнәр, яшәү рәвешедер, мөгаен.
Эльза Әхмәдишина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа