Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Былтыргы «А» гына түгел

23 августта калабызда Әлмәт районы укытучылары традицион август конференциясенә җыелды.

Инженерлар лицеенда үткән конференциядә алар узган уку елында педагогик коллективларның эшчәнлек нәтиҗәләре һәм алдагы елга бурычлар турында фикер алыштылар. 

Конференция Россия һәм Татарстан гимннарын яңгыратудан башланып китте. Узган уку елыннан бу - мәктәпләрдә торгызылган традиция. «Мөhим нәрсәләр турында сөйләшү» проектын да кушып, укытучылар алдында торган төп бурыч шул вакыттан ук тәгаенләнә: без ватанпәрвәр буын тәрбияләү юлында. Бу хакта үз чыгышында Татарстан Республикасы Мәгариф hәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Татьяна Алексеева да ассызыклады.

- Ниhаять, уку йортларына тәрбия төшенчәсе кире кайтты. Нәкъ менә шул максат педагоглар, мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләрен мәгариф системасына алып килә, тәрбия мәсьәләсе балалар бакчаларыннан килгән 7 яшьлек сабыйларны кабул итеп, өлгергәнлек аттестаты алып чыкканчы алып барырга этәргеч бирә. Шуңа күрә быелдан без уку йортларында тәрбия мәсьәләсе буенча киңәшче вазифасы булдырдык, республикада «Алдынгылар хәрәкәте»нә старт бирдек, - диде Татьяна Георгиевна. 

Теманы дәвам итеп: бу уку елыннан, ниhаять, хезмәт тәрбиясе дә мәктәпләргә кире кайтарыла. Укучыларны мәктәп тормышында файдалы булган хезмәткә җәлеп итәчәкләр, моннан тыш алар төрле иҗтимагый файдалы проектларда да катнаша алачаклар.

Тагын бер яңалык - Россия мәктәпләрендә яңа уку елыннан бердәм укыту программасы кертеләчәк. Бу дәүләт системасындагы мәктәпләрдә дә, шәхси уку йортларында да бер үк программа кулланылачак дигән сүз. Әлегә кадәр hәр уку йорты үз программасын, hәр укытучы үзенә кулай дәреслекләр кулланып, темаларны үзе ничек күрә - шул эзлеклелектә укыта алган. Бу уку елыннан исә барлык мәктәпләрдә дә бертөсле дәреслекләр, пособиеләр булачак. 10-11 нче сыйныфларда төп программадан - бер, тирәннән өйрәнү программасыннан бер дәреслек кулланышка кертелә. Бу хакта район мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская сөйләде. Конференциядәге төп чыгыш та аңардан.

- 1 сентябрьдән мәктәпләрдә белемнәрнең алтын стандарты эшли башлый. Бу планкадан түбәнрәк төшәргә ярамый, ә үсешкә чикләр юк. Моның өчен Мәгариф министрлыгы Федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңартты һәм алты фән буенча укытуның бердәм стандартын кертте. Бу рус теле, әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, география һәм тормыш иминлеге нигезләре. Башлангыч мәктәптә бу рус теле, уку һәм әйләнә-тирәне өйрәнү, - диде Ирина Павловская.

Укытучылар өчен бер-төрле онлайн-сервислар булдырылган. Алар аны эш планнары тутыруда, укыту программасында куллана алачак. Математика фәненнән, алгебра һәм геометриядән тыш, ихтималлык һәм статистика курсы өстәлә. Бу фән әле кайбер уку йортларында гына бар иде. Уку профиленә карамастан, 10-11 нче сыйныфлар өчен 13 фән бердәм калачак. Бу - рус теле һәм әдәбияты, математика, информатика, чит тел, физика, химия, биология, җәмгыять белеме, география, физкультура, тарих. Тарих дәреслекләре дә барлык мәктәпләрдә бер-төрле булып, Бөек Ватан сугышы чорын, Россиянең яңа тарихы чорын тирәнрәк өйрәнүгә корылган. Ә тормыш иминлеге нигезләре программасына 10-11 нче сыйныфларда башлангыч хәрби әзерлек өстәлә (ул 90 нчы еллар уртасына кадәр совет мәктәпләрендә гамәлдә иде). Аның нигезендә укучылар автомат һәм кул гранатасын кулланырга, маршировка һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәкләр. Шулай ук программага киберкуркынычсызлык нигезе дә керә.

- Башлангыч хәрби әзер-лек кысаларында пилотсыз аппаратларны куллану нигезләрен өйрәтәчәкләр, дроннар, аларның билгеләнеше, техник характеристикалар тактикасы һәм гомуми җайланмаларны өйрәнү каралган. Программа киберкуркынычсызлык модуле белән тулыландырылачак. Шулай итеп балалар үзләренең шәхси мәгълүматларын явыз ниятле кешеләрдән саклаячак-лар, - ди идарә начальнигы.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса