Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә эшкә 800 яшь укытучы килә

Бу хакта яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасында билгеле булды.

Яңа уку елында Татарстан мәктәпләренә эшкә 800 яшь укытучы киләчәк. Бу хакта яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасында билгеле булды. Чара Казанның «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында узды.

Эшкә керешергә әзер яшь белгечләргә республика җитәкчелеге үгет-нәсихәт бирде. Педагогларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укыды.

«Бүген сезнең тормышыгызда үзенчәлекле көн — хезмәт биографиясе башлана. Сезне татарстанлыларның яңа буынын тәрбияләүдә җиңел булмаган, әмма шул ук вакытта кызыклы эш көтә. Мөгаллимлек итү һәрвакыт җаваплы һәм катлаулы хезмәт булды. Хәзерге мәгълүмати ачыклык, белемнәрне тиз яңарту чорында педагогның профессиональлеге һәм компетентлыгына таләпләр күп тапкырлар арта», — дип билгеләп үтә Миңнеханов.

Аның фикеренчә, заманча мәктәп балаларны иҗади фикер йөртергә, үз идеяләрен үстерергә һәм тормышта гамәлгә ашырырга өйрәтергә тиеш.

«Безнең педагогик берләшмә бу сыйфатларны гражданлык һәм патриотизм белән гармонияле рәвештә формалаштыруга, туган телгә, мәдәнияткә һәм үз халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелергә тиеш. Сез тәрбияләгән балалар үз Ватаннары белән горурланырга, туган республикаларының иминлеге һәм чәчәк атуы өчен эшләргә омтылырга тиеш», – диелә Татарстан Рәисе мөрәҗәгатендә.

Һадиуллин, республика җитәкчелеге мәгариф системасына һәрвакыт ярдәм күрсәтә, дип өстәде. «Укытучылар моны бик яхшы аңлый. Казан кичә укытучылар өчен 6 мең ноутбук алды. Ай ахырына кадәр башка муниципалитетлар да алачак. Мондый ярдәм булганда, эшлисе килә. Яшь укытучыны сынаулар көтә, анысы аңлашыла. Әмма мин укытучы булуыма үкенмим. Сезнең дә моңа беркайчан да үкенмәвегезне телим. Сез эшкә килгән мәктәпләрдә сезне яратуларын, кадерләүләрен, хөрмәт итүләрен телим, шул исәптән, коллегаларыгыз һәм укучыларның әти-әниләренең дә», – диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы яшь педагогларга.

Үзбәкстанның мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү министры Хилола Умарова да яшь укытучыларга эшләрендә уңышлар теләде. «Без Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән күп проектлар планлаштырдык, тәҗрибә уртаклашырга ниятлибез. Татарстан педагогларын бик тә үзебезгә чакырырга телибез», — дип ассызыклады ул.

Сентябрь аеннан республика мәктәпләрендә эшли башлаячак педагоглар багышлау тантанасында рус һәм татар телләрендә яшь укытучы антын бирде. Чарада шулай ук яшь педагоглар гимны башкарылды. Моннан тыш, белгечләр Россия мәгариф министры Сергей Кравцовтан үгет-нәсихәт алды.

Татарстанда берничә ел дәвамында иң кирәкле фәннәр буенча булачак укытучыларны әзерләүгә стипендия ярдәме проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта анда 800дән артык студент катнаша, алар Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогия университеты һәм КФУның Алабуга институтында белем ала. Өч ел эчендә әлеге проект ярдәмендә республиканың мәгариф оешмаларына 450гә якын белгеч эшкә урнаштырылган.

Багышлау тантанасы Татарстанда укытучы статусын һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү максатыннан 2016 елдан үткәрелә. Быел чара Педагог һәм остаз елы кысаларында һәм Россия педагогикасына нигез салучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан узды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса