Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналар фикере

Яңа уку елы башлану әти-әниләр өчен аеруча чыгымлы вакыт.

Дәфтәрләр дә, киеме дә, яңа сумкасы да кирәк. Бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен быел кимендә 10 мең сум акча чыга ди әлмәтлеләр. Әти-әниләр үзләре бу хакта ни уйлый икән? 

нурия
Нурия МАКСЕЕВА:
 - 1 нче сыйныфка күптәннән әзерләнәбез - аеруча рухи яктан. Мәктәпкә әле бар нәрсә дә алынып бетмәде. Канцелярия кирәк-яраклары, букча, кайбер кием-салым әзер. Төгәл сумма билгесез әлегә, 15 меңнән дә ким булмас ахры. Бертөрле форма булырга тиеш. Бу мине шатландырмый. Чөнки сайлау мөмкинлеге юк. Әмма бу баш бәласе түгел. 

альбина

Альбина АХУНОВА:
- Кызым «Адымнар»га 5 нче сыйныфка бара. Мәктәптә бердәм форма. Узган елгысы ярый, шуңа күрә блузка гына алачакбыз. Канцтоварлар, башка кирәк-яракларны исәпкә алсак, баланы мәктәпкә әзерләргә 10-15 мең чамасы чыгар дип уйлыйм.

Рәмилә КӘРИМОВА:
- Кызыбыз 4 нче, ә улыбыз 1 нче сыйныфка бара. Каләм-дәфтәрләрне икесенә бергә җитәрлек итеп алып куйдык. Форма һәм физкультура дәресенә киемнәрне алыр өчен августны көттек, җәй айларында балалар әзрәк үсеп китәргә мөмкин бит. Малайга костюм алабыз, аның сыйфатына игътибар итәбез. Бәяләргә килгәндә, чалбар, пинжәк һәм жилет булган форма 3500 сум тора, ике күлмәк 1200 сум. Спорт киеме 1500-1800 сум, аяк киемнәре якынча 2500 сумга чыга. Букчаны 900 сумга алдык. Бер баланы мәктәпкә җыярга 10 меңгә якын акча кирәк. 

раушания

Рушания ШӘРИФУЛЛИНА: 
- Кызларымның берсе 2 нче, икенчесе 7 нче сыйныфка укырга баралар. Икесенә бергә 5 мең сумлык канцелярия товарлары алдык. Рәсем дәресләренә күбрәк әйбер алына. Шулай ук контурлы карталар, кайбер дәресләргә эш дәфтәрләре дә алырга кирәк. Ә менә букчалары кызларның узган елдан калды. Киемнәргә килгәндә, аяк киемнәрен олы кызга гына алабыз. Кечесенә апасыныкы кала. 

 

Бер аяк киеме генә 3-4 мең сум тора, спорт аяк киеме дә якынча шул тирәдә. 
5 нче гимназиядә итәк белән 
блузка кимиләр, форма - күлмәк. Ул махсус кибеттә 3500 сум тора. Алмашка тагын берне алсаң, бер балага 7000 сум кирәк. Ике балага зур сумма чыга инде. Башка кибетләрдә очсызрак  күлмәкләр дә бар, тик безнең очракта алар мәктәп таләпләренә туры килми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса