Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән бер дә ким түгел

Тайсуган төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елында 180 бала белем алачак, шуларның 18 е - беренче сыйныф укучылары.

Мәктәпләрдә актив рәвештә яңа уку елына әзерлек бара. Моннан берничә ел элек кенә Тайсуган мәктәбендә нибары 32 бала укый торган булган.

- 2021 елның июнь аенда мин директор булып билгеләнгәндә мәктәптә 32 бала белем ала иде. Шул ук елда беренче сентябрьне 71 бала белән каршыладык, уку елын Тайсуган мәктәбендә 105 бала белән тәмамладык. 2022-2023 нче уку елында балалар санын 105 тән 150 гә күтәрдек. Быел 180 бала кабул итәргә әзербез. Бу күрсәткечкә ирешү өчен күп көч куелды. Яңадан-яңа секцияләр ачып, аеруча көрәш, кванториум секцияләрен киңәйтеп, коллективны яшь белгечләр белән тулыландырып, укучылар санын арттыра алдык. Бу  - безнең иганәчеләребез, авыл җирлеге җитәк-челәре, районның мәга-риф идарәсе белән бер тандем булып эшләү нәтиҗәсе.

Бүгенге көндә мәктәптә ремонт эшләре бара: яктырткычларны алыштыралар, җылылык торбаларына ревизия ясыйлар.
 

Мәктәпнең үсешенә  саллы өлеш керткәннәре, ярдәм күрсәткәннәре өчен Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафинга, район мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловскаяга, авылыбызның иганәчеләренә рәхмә-тебезне белдерәбез. Уртак хезмәтебезнең нәтиҗәләре сөен-дерә, тагын да зуррак максатлар куеп эшләргә көч бирә, - диде мәктәп директоры Руслан Нургалиев.

Чыннан да, бердәм булып, тырышып башкарган эшнең нәтиҗәләре аерым игътибарга лаек. Мәсәлән, ЮИД түгәрәге юнәлеше буенча узган елны укытучы Эльза Мәүлетбаева үзенең укучылары белән районда узган бәйгедә икенче урын яулаган булган. Ә быел әлеге түгәрәкне җитәкләүче Рания Хәй-руллина укучылары бе-лән районда беренче урын алып, ЮИД кабинетын җиһазландыру мөмкинлеген отканнар, республика күләмендә дә чыгыш ясаганнар. Әлеге түгәрәккә йөрү-челәр каникуллар вакытында Әлмәттә мәктәп яны лагерьлары арасында үткәрелгән бәйгедә икенче урын яулаганнар. Бу җиңү мәктәпкә күпфункция-ле принтер бүләк иткән. Спорт ягыннан да мәктәп алдынгылар рәтендә. Яшьләргә үр-нәк итеп куярлык көрәш буенча дөнья чемпионнары да бар. Румил Семкичёв 8 яшеннән мәктәптә оештырылган көрәш секциясенә йөри. 10 ел дәвамында аны көрәш серләренә Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, Тайсуган мәктәбе директоры Руслан Нургалиев өйрәтә.

Уку йортында булдырылган мохитны үз итеп, Әлмәттә, Урсалыда, Түбән Мактамада яшәүче балалар да Тайсуган мәктәбендә белем алалар. Монда аларны мәктәп автобусы йөртә. Руслан Ришат улы сүзләренчә, 2023-2024 елда да мәктәптә төрле юнәлешләрдәге түгәрәкләр эшләячәк. Алар арасында: биоквантум, робототехника, инглиз, төрек, гарәп теле буенча чит телләр түгәрәге, ЮИД һәм бәйләү түгәрәге. Спорт буенча көрәш,
футбол, баскетбол, бадминтон секцияләре. Ихтыяҗ булуга карап тагын яңа түгәрәкләр дә булдырылыр дип көтелә.

Гомумән, авыл мәктәбендә балаларның сәләтләрен ачыклап, төрле яктан үстерү юнәлешендә
эш алып барыла. Укытучыларга да үз проектларын чынга ашырыр өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Авыл мәктәбе шәһәрнекеннән бер дә ким түгел.

 

Рәмилә Хәмидуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса