Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тимур Нагуманов Әлмәтнең 1нче гимназиясен ремонтлау турында сөйләде

Мәгариф учреждениесендә, аерым алганда, инженерлык челтәрләре алыштырыла, фасад яңартыла, контроль-керү посты куела.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясендә капиталь ремонт турында сөйләде.

- Анда бик масштаблы, зур эшләр алып барыла. Максат-мәктәп 1 сентябрьдә тулы күләмдә эшли башласын өчен, барлык эш күләмен максималь рәвештә башкару, - диде җитәкче телеграм каналында туры эфир вакытында.

Мәгариф учреждениесендә, аерым алганда, инженерлык челтәрләре алыштырыла, фасад яңартыла, контроль-керү посты куела, дип өстәде. Шулай ук гимназиядә эчке капиталь ремонт үткәреләчәк: инженерлык челтәрләре: вентиляция, электр, җылыту челтәрләре һәм башкалар алыштырылачак.

Район башлыгы «Татнефть»кә ремонт өчен өстәмә акча бүлеп биргәне өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса