Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Юность» лагерында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чара узды

Чара ахырында «САКЛА» порталыннан тематик фильмнар күрсәтелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан "Имин җәй!" чарасы узды. Анда «Юность» балалар сәламәтләндерү лагереннан балалар катнашты.
 
Юнысова Фирая балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде, шулай ук велосипед һәм самокат белән идарә иткәндә куркынычсыз йөртү кагыйдәләрен искә төшерде.
 
Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды һәм иң еш очрый торган куркыныч юл ситуацияләре турында сөйләделәр. Балалар уен мәйданчыклары транспорт хәрәкәте янында урнашкан ишегалды территорияләрендә балаларның үз-үзләрен тотышына аерым басым ясалды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса