Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елын - яңартылган мәктәпләрдә

Мәгариф өлкәсе - даими үзгәртеп корулар кичереп торучы тармакларның берседер ул, мөгаен.

Белем бирү сыйфатын үстерү юнәлешендәге эш бер минутка да тукталмый, бу өлкәдә әледән-әле яңа һәм күпчелек куанычлы хәбәрләр ишетелеп тора.

Заманча белем бирү шундый ук заманча бинада алып барылса тагы да нәтиҗәлерәк.  Әлмәт җир-легендә бу уңайдан байтак эш башкарыла дисәм, бер дә ялгыш булмас. Узган елны гына да шәһәрдә һәм районда унбишләп мәктәпкә ремонт ясалды. Ел саен район мәгариф учреждениеләрендә федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә һәм «Татнефть» ярдәме белән дә төзү-төзекләндерү эшләре алып барыла. Киңкүләмле ремонт эшләре быел, ни-һаять, калабызның Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясенә дә килеп җитте. Татар телен, татар халкының милли традицияләрен саклап, буыннан-буынга тапшырып баручы әлеге гимназиягә ремонт күптәннән кирәк иде инде. Капремонт федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларга һәм «Татнефть»нең ярдәме бе-лән тормышка ашырыла. Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан ремонт эшләренә 135 миллионлап акча бүлеп бирелгән, шуның 15 миллионы җиһазлар сатып алу өчен каралган. Бинаның эчендә дә, тышында да төзекләндерү эшләре бара. Иң беренче чиратта инженерлык челтәрләрен алыштырганнар. Фасад та, түбә дә яңа булачак, дип хәбәр итте мәгариф идарәсе бел-гечләре. Ремонт эшләре тәмамлангач территорияне төзекләндерәчәкләр. Әлеге күләмле эшләрнең подрядчысы - «ПСК Кама» җәмгыяте. Шулай итеп яңа уку елын гимназия укучылары заманча яңартылган белем йортында башлап җибәрәчәкләр.

Әлмәтнең иң өлкән мәктәбе - М.К. Таһиров исемендәге 1 нче мәктәп исә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән кардиналь рәвештә реконструкция кичерә. Биредә берничә яңа корпус та барлыкка килде. Хәзер генә түгел, еллар дәвамында нефтьчеләр әлеге белем йортын үз канат асларына алып, төрлечә ярдәм итеп тордылар. 2017 елда мәктәп территориясендә заманча спорт мәйданчыгы төзелсә, соңрак мәктәп тирәсенә асфальт җәелде. 2021 елда исә биология кабинетына һәм лаборатория бүлмәсенә капремонт ясалды. Нәкъ менә шушы елны 1 нче мәктәпне заманча итеп үзгәртү турында сүз кузгатылды да инде. Архитектур концепцияне эшләп чыгару өчен нефтьчеләр Мәскәүнең проект бюроларының иң оста архитекторларын җә-леп иттеләр. Грандиоз төзү-төзекләндерү эшләре узган ел башланып киткән иде. Шушы вакыт эчендә соңрак төзелгән корылмалар сүтелеп, алар урынында берничә яңа объект - 990 укучыга исәпләнгән яңа уку блогы һәм бассейнлы зур спорт комплексы торгызылды. Яңа блоклар архитектурасы Чупай ташыннан салынган тарихи бина белән бердәм стильдә башкарылды. Игътибар белән карасаң, фасадлар бүлеге панельләренең шул Чупай ташының табигый текстурасын имитацияләвен күрергә була. Тагын бер мөһим үзгәреш - өлкән һәм кече сыйныф блоклары аерым керү юллары белән бүленгән. Яңа уку корпусының функциональ үзәге амфитеатрлы күпфункцияле киңлек буларак ясалган.

Бүгенге көндә төп бинада эшләр тәмамлануга таба бара. Әзер корпуста мәктәпнең 14 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау да чыңларга өлгерде. Май аенда узган тантанада «Татнефть»нең генераль директоры Наил Маганов үзе дә катнашкан иде. Бүгенге көндә төзелеш эшләре аеруча куәтле темплар белән бара. Яңа уку елы башлану 1 нче мәктәп өчен аеруча куанычлы вакыйга булыр дип көтелә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса