Әлмәт татар дөньясына «тәрәзә ачкан» гимназия ул
Башы 20 нче санда
Ильяс НУРИЕВ, уролог, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университеты мөгаллиме:
Мин гимназиягә 1992 елда укырга килдем. Ул вакытта безнең хәтта шахмат дәресләре программада бар иде. Әсхәт абый, яшенә карамыйча, һәр баланы олылар урынына күрә иде. Хәтта дәресләр программа буенча төгәлләнгәннән соң, без тәнәфес вакытында аның кабинетына кереп шахмат уйный торган идек. Ул безне беркайчан куып чыгармады, гел карап, киңәш бирә иде.
Фәрит Әхмәдиевич безгә 8 нче сыйныфта кереп, беренче чиректә үк барчабызга «3»ле куеп чыгарганы истә... Ата-аналар ризасызлык белдергәч: «Мин үзем дә 5 лелек белмим, балалар каян белсен инде аны?!» - диде. Шуннан без татар әдәбиятын ныклап укый башладык.
Рәдис Рәисович - легендар укытучы. Ул безгә логика (мантыйк) дәресләре укытты. 1992 елда компьютер классында ЭВМнар тора иде. Без логика дәресләреннән соң шушы ЭВМнарда уйный идек.
Камил Сәүбанов, «Татнефть»нең социаль объектлар белән идарә итүне тәэмин итү бүлеге әйдәүче инженеры:
Без икенче сыйныфны балалар бакчасы бинасында (Радищев урамы) укыдык. Ул чактагы директорыбыз - физкультура укытучысы Фазыл Мансурович та истә калган. Гел көләч йөзле иде ул.
5-7 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз татар теле диалектларын өйрәткәне истә. Кайсы регионга нинди сөй-ләм үзенчәлекләре хас булуы, кайсы территориядә кулланылуы. Бик ярата идем шул дәресләрне.
Гөлфирә апа Шәфигуллина география укытучысы. Мин һаман җир шары картасында кайсы елганың, тауның, илнең кайда икәнен хәтерлим.
Галимҗан абыйның (Хәй-дәров Галимҗан Муллаянович) легендар «сосискалар!» диеп кычкыруын күп укучылар хәтерлидер! Яратмаган чаңгыга да ул өйрәтте, тора-бара чаңгысы да яратылды.
Роза Гыймазовна Мәрданова (тарих һәм җәмгыять белеме) вакытында бездән видеокамерага Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайларыбызны төшерттерде. Соңрак гаилә шәҗәрәсен төзетте. Шушы материаллар бүген дә безнең гаилә архивында саклана.
Фәридә Бәгыйсовнаның илһамланып Татарстанның суверенитет алган еллары турында сөйләгәнен тын да алмыйча тыңлап утыра идек. Хәзерге ата-аналарның татар теле кирәк түгел дигәнен ишетүгә, әллә ничек булып китә... Татар тарихын Фәридә апа дәресендә утырып тың-ласалар, беркайчан алай уйламаслар иде, мөгаен...
Еллар узды, ләкин без гимназист булудан туктасак та, мөгаллимнәребез биргән белем, тәрбия күп еллар янәшәбездә. Алдагы елларда гимназияне тәмамлаучылар әлеге уку йортында укыган мәктәп вакытын сагынып искә алыр. Ә сезгә, кадерле абый-апалар, чиксез рәхмәт һәм хөрмәт!
Материалны Ләйсән Сафина туплады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа