Әлмәт татар дөньясына «тәрәзә ачкан» гимназия ул
Мәктәпләрдә чыңлаган соңгы кыңгырау берәүләрне зур тормыш юлына озатса, икенчеләрен укытучылары белән күрешергә, истәлекләрне барларга мәктәп-гимназияләргә чакыра.
Әлмәт татар гимназиясе - үзенең традицияләре, көчле укыту системасы белән дан тоткан уку йорты. Мәктәпнең сыйфатын билгели торган берничә фактор бар.
Бу беренче чиратта - укытучылар составы. Махсус укыту программаларын булдырып, аларны системага салу һәм берничә елда нәтиҗәлелеген күрсәтү; укытучыларның, заманча итеп әйткәндә, яңа компетенцияләр булдыруга сәләтле булуы; даими рәвештә үзләренең квалификациясен раславы.
Икенчесе - уку-укытуның матди техник базасы: заманасына күрә, билгеле, бассейнлы, шартларына туры китереп булдырылган уку, ашау, ял итү урыннары оештырылган мәктәптә белем алуга бер бала һәм ата-ана да каршы килмәс иде...
Чираттагы фактор - профильле укыту. Махсуслашкан, кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә өстенлек биргән мәктәп, гимназия, лицейларны урта һәм бигрәк тә югары сыйныфларда махсус сайлыйлар. Алга таба укучыга югары уку йортына керү җиңеләя. Шул ук Р. Фәхреддин исемендәге Әлмәт татар гимназиясендә без укыган чорда (1994-2004 еллар) башлангыч һәм урта сыйныфлардан соң махсус класслар булдырыла иде. Мәсәлән, бер сыйныфта математика, төгәл фәннәргә басым ясалса, башкасында гуманитария фәннәренә өстенлек бирелә. Югары уку йортына әзерләнгән чорда бу шулай ук үзенең уңай йогынтысын ясады.
Әлеге язмам төрле елларда Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт татар гимназиясен тәмамлаган укучылардан безне олы тормыш юлына әзерләгән, үзләре дә белмичә еллар дәвамында истән чыкмас мөһим сүз-фикерне җиткергән, чын мәгънәсендә төпле белем биргән укытучы-остазларыбызга багышлана.
Барлык чыгарылыш сыйныфларын бер материалда бирү мөмкин түгел, әлбәттә, шуңа бер чордарак укыган егет-кызлар, бүген инде абый-апалар булып үсеп җиткәннәрдән берничә җылы сүз. Материалны җыючы, аны әзерләүче буларак үз исемемнән башлыйм.
Ләйсән САФИНА, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте PR-директоры:
- Безнең дә мәктәпне тәмамлауга 19 ел тулып килә. Вакыт уза, бүген гимназияне тәмамлаучыларга без зур күренсәк тә, чынлыкта укытучыларыбыз алдында без һаман бала кебек. Ләкин... Мин гимназияне тәмамлап, Казан дәүләт университетының (хәзерге федераль университет) журналистика факультетында күп фәннәрдән автомат алдым. Бу – 100% гимназиядә алган белем. Укытучыларга килгәндә, Фәридә Бәгыйсовна Исмәгыйлева турында быелгы «Сөембикә» журналында аңа багышланган саллы язма чыкты. Аның мине шәхес буларак формалаштыруда роль уйнаган фикерләре минем өчен шактый мөһим. Гомумән, мин әнидән кала беркемне диярлек тыңламыйм. Укытучы-остазларым фикере минем өчен һәрчак әһәмияткә ия. Бүген дә алар белән аралашып, фикерләшеп тора алуыма шатланам. Кайчандыр авыз ачып тыңлап торган мөгаллимнәрең белән аралашуга ни җитә? Әле дә Фәридә Бәгыйсовна белән элемтәдә без. Аның тәмләп «Бала» диеп дәшүе мине гимназия елларына алып кайткандай була.
Рәфкать Шириаздан улы Шаһиев татар теле һәм әдәбиятыннан 10-11 нче сыйныфларда безнең параллельне генә укытты. Татар әдәбияты буенча дәресләр аерым истә калган. Алар үзгә иде. Программадан тыш әсәрләрне дә байтак искә алып, өстәмә укуга этәрә белде ул. Минем белән булган тагын бер хәл истә. Мин хәзер дә мимика ягыннан артык актив. Ни уйлаганым шундук чыраема бәреп чыга. Рәфкать абый бер шулай: «Ләйсән, тормышта төрле чак була, кайвакыт эчеңдәгене күрсәтми калу яхшырак», – диде. Шуннан бирле ничә еллар буе мин мөмкин булган кадәр мимиканы контрольдә тотарга тырышам. Тагы бер сүзе гел истә: «Кеше арбасына утырсаң да, үз җырыңны җырла». Авыр чакларда гел шул искә төшә.
Сәгыйдә Мингалиевна Хәсәншина югары сыйныфларда безнең сыйныф җитәкчесе булды. Бераз олыгаю хисе кергән балаларны бер йодрыкка төйнәп алды ул. Тыныч кына тавыш белән кая үзебезгә аңлатып, кая ата-аналар белән берлектә вакытында кирәкле якка борып, бераз билгеләре начарая башлаганнарга тиз генә кирәкле юнәлеш бирде. Аны мин бик сагынып искә алам. Безнең сыйныф технология бүлмәсе иде бит. Анда пешергән коймаклар, тәм-томнар һаман күз алдымда.
Альбина Кыяметдин кызы Мөгътәсимовага беренче сыйныфтан ук «ритмика» апа дип яратып дәштек. Бию сәнгатенә гашыйк иткән, университет елларында үземнең бию ансамблен оештырырга күп ярдәмен керткән «ритмика» апа... Безне - бер төркем баланы Иваново шәһәрләренә кадәр берүзе фестиваль-бәйгеләргә йөрткән «ритмика» апа...
Ришат ШӘРӘФЕТДИНОВ, «Башнефтегеофизика»
акционерлык җәмгыяте баш инженеры:
- Мин 9 нчы сыйныфта гына отличник булып киттем. 9 ны тәмамлаганда безгә үзенчә комиссия алдында имтихан тотасы иде. Шунда Луиза Зөфәровна Кәримова: «Ришат, сан көрәштереп кенә отличник булып булмый. Я яхшылап укы син, я болай йөрмә!» – диде. Җәй буена каникул вакытында бу сүзләрен башымда әйләндереп йөрдем. Шуннан соң үз-үземә чын отличник булам дип сүз бирдем. Минем бу фикер университетның 5 елына да җитте! Аны кызыл дипломга тәмамладым. Вакытлы әйтелгән сүзнең мөһимлеге!
Регина ХӘБИБУЛЛИНА, «Новая стоматология» клиникасында
стоматолог-гигиенист:
- Үз балаларың мәктәпкә китеп, алар белән дәрес әзерли башлагач, гимназиядә алган барлык белемнәр кире башка әйләнеп кайтты. Чын әйтәм. Кайвакыт болар миңа нигә кирәк инде диеп уйлап куйган чаклар була. Кирәк икән. Сәгыйдә апаның тегү-чигү-бәйләү дәресләрен гел искә алам, алар көндәлектә дә мөһим, берара үзем сумкалар бәйләп сата башладым, бик кирәкле һөнәр, кызларга бигрәк тә!
Ләйсән Сафина,
«ТАТМЕДИА»
акционерлык җәмгыяте
PR-директоры
Дәвамы киләсе санда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа