Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Остазлык - гамәлдә

«Татнефть»нең остазлык программасы ярдәмендә балалар йортларының чыгарылыш укучылары өчен мөстәкыйль тормышка җайлы яраклашуның кулай шартлары булдырылган.

Компаниядә андый балаларга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Әлеге программага 1998 елда ук нигез салынган булган, ул вакытта ул «Шефлык» дип аталган. Еллар узу белән күп нәрсә үзгәргән, шул исәптән программаның исеме дә, ләкин асылы элеккечә калган. «Татнефть» бүген дә балалар йортларының чыгарылыш сыйныф укучыларына кураторлык итүче төп Компания булып кала бирә.

Остазлык программасына төрле елларда түбәндәге белем бирү учреждение-ләренең чыгарылыш укучылары кертелгән: 2000 елда - «Әлмәт балалар йорты» дәү-ләт бюджет учреждениесе, 2007 елда - Әлмәт дәүләт нефть институты, 2015 елдан - «Лениногорск балалар йорты» дәүләт бюджет учреждениесе, 2022 елда - «Алабуга балалар йорты». 2000 елдан башлап җәмгысе программа балалар йортларының 244 чыгарылыш укучысын һәм Әлмәт дәүләт нефть инс-титутының 119 студентын колачлаган.

- Безгә, балалар йорты хезмәткәрләренә, «Татнефть» программасы ярдәмендә чыгарылыш укучыларыбызның киләчәге  өчен  борчылмас-ка  мөмкин булуын аңлау бик мөһим, - дип сөйли учреждение директоры Нурзия Галәвиева. - Белеп торабыз, Компаниядә балаларыбызны кабул итәчәкләр һәм мөстәкыйль тормышта килеп туачак сораулар белән бервакытта да берүзләрен генә калдырмаячаклар.

Мөстәкыйль тормышка аяк басучы һәр яшь кешегә бүгенге көндә ярдәм дә, уңай үрнәк тә һәм җаваплы кешенең йогынтысы да кирәк. Ә балалар йортыннан китүче яшь кешегә бу аеруча нык кирәк. Аңа күп нәрсәләргә һәм тиз арада ук өйрәнергә туры киләчәк.

«Әлмәт балалар йорты» дәүләт бюджет учреж-дениесендә тәрбияләнгән Данила Сударевка УСО сервис хезмәте күрсәтү үзәгенең производство эстетикасы цехы (ЦПЭ) коллективында социаль-һөнәри адаптация узу мөмкинлеге тудырылган.

Олы яшьтәге хезмәттәшләре акрынлап кына үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырып, егеткә социаль тормышка җайлашырга ярдәм итәләр. Данилага хәзер үз көчләренә һәм үзенең киләчәге белән идарә итү мөмкин булуына ышану бик мөһим. Шулай ук янәшәсендә аның өчен җаваплылыкны үз өстенә алып, терәк-таяныч булырга һәм остаз дип аталырга карар иткән кешеләр булуына да ышану зарур.

- Компаниядә андый программа бардыр дип уйламаган да идем. Миңа балалар йортыннан зур тормышка аяк басучы егетне шефлыкка алырга тәкъдим иткәч, шундук ризалашмадым. Бу бер дә җиңел адым түгел, - дип сөйли производство эстетикасы цехыннан агымдагы ремонт мастеры Антон Скачков. - Уңай һәм тискәре якларын - барысын да уйлаганнан соң гына ризалаштым һәм егет белән танышырга киттем. Үземнең дүрт балам бар, монысы бишенче булыр.

Беренче очрашуда Антон барыннан да элек яшүсмернең спортчыларга хас гәүдә төзелешенә игътибар итә. Данила инде күп еллар футбол белән шөгыльләнә икән. Шәһәр һәм республика ярышларында бик теләп катнаша. Балалар йортында һәрвакыт
үзенең  көчле
командасы булган. Хәзер Данила бирегә традицияләрне дәвам итү теләге белән килә һәм балалар белән бик теләп күнекмәләр үткәрә.

- Баштагы чорда бик күп сөйләштек, аралаштык. Аны үзенә эләккән мөм-кинлекне кулдан ычкындырмау мөһим дип ышандырырга тырыштым. «Татнефть»тә перспектива һәм әлегә ул күрми торган бик күп мөмкинлекләр барлыгын аңлаттым. Кемдер аңа җиләк җыю отышлырак дип әйткән: янәсе, акча шунда ук кулга керә. Шулай итеп егетнең башында шик туган. Я йоклап калдым дип, я тагын берәр төрле сәбәп уйлап табып килми кала башлады бу. Башка, иреклерәк тормышны сынап карарга дип карар иткән булып чыкты. Ярдәмгә хәтта яшьләр комитетын да җәлеп итәргә туры килде, - дип елмаеп искә ала остаз. - Ярый әле барысын да вакытында аңлады, һәм мондый фокуслар бүтән кабатланмады.

Данила коллективка тиз ияләшә, өлкәннәр дә аны җиңел кабул итәләр. Һәркем үзенчә чын күңеленнән яшүсмердә үз гамәллә-ренең нәтиҗәсе өчен җа-ваплылык формалаштырырга ярдәм итәргә тырыша һәм мөстәкыйльлеге арта баруын хуплый. Мастер аңа һаман саен катлаулырак бурычларны ышанып тапшыра һәм шәкертенең ничек уйлануын һәм ничек карар кабул итүен, эше яхшы барганда ничек шатлануын һәм яшь кешедә үз-үзенә ышаныч артуын игътибар белән күзәтә.

 

Әлбәттә инде, остаз яшь кешегә ата-анасын алмаштыра алмый, ләкин эчкерсез кайгыртучанлык күрсәтеп, ул балада үз-үзенә ышанычны арттыра, киләчәккә ышаныч хисләрен уята, тормышта мөһим максатлар куярга һәм аларга ирешергә, үз потенциалына ышанырга һәм тормышны яратырга өйрәтә.

 

Интернаттан соң тормышка яраклашырга ярдәм итүнең уңышлы техноло-гияләреннән берсе булган остазлык әнә шулай эшли.

- Бу цехта елдан артык эшлим инде. Кайчандыр монда практика да үткән идем. Мине инде күп нәрсәгә өйрәттеләр. Мәсәлән, берәр нәрсә эшләгәнче, аның асылын аңлау мөһим. Остаз белән дә, башка хезмәткәрләр белән дә аралашканда күп нәрсәнең үзгәрүен сизәм, төрле ситуацияләргә башкача карый башладым. Хәзер үзем өчен кызыклы темалар турында фикер алышырга кеше бар, - ди Данила һәм горурлык хисе белән дәвам итә: - Янәшәмдә  шундый абруйлы өлкән кеше һәм хезмәттәшләремнән тулы бер команда булуына мин бик шат.

 

Бүген инде Данила үзенең киләчәген планлаштырырга өйрәнә. Тиздән «ЦПК-Татнефть»тә укулар башланачак, шуннан соң ул үзенең хезмәт эшчәнлеген слесарь-ремонтчы булып дәвам итәчәк. Укудан соң аңа тагын да җаваплырак биремнәр йөкләрләр дип ышанам.

 

Егетнең тагын бер зур теләге бар: ул машина йөр-тү таныклыгына ия булырга хыяллана. Шигем юк, ул аны һичсүзсез алачак. Даниланың бик тиздән яхшы белгеч булачагына һәм үзенең сәләтләрен компания файдасына куллана алачагына да ышанам. Яшь кеше янында чын остаз  - таянырдай кеше булганда таулар күчерергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса