Безгә язалар
Бала тәрбиясендә - бишек җырлары
Безнең татар халкы борын-борыннан җыр-моңны үз иткән.
Халкыбызда бишек җырлары элекке заманнарда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан-буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Бишек җырлары халык җырлары белән бергә яшәп килә. Җырларның беренче чаткылары 1000 еллар элек кабынган. Авазлар төрле тән өлешләренә дәва биргән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән.
Ана теле сабый күңеленә җыр булып керә. Бишек тирбәткәндә ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төреп җиткерә. Бишек җырлары төрле җирләрдә (авылларда, шәһәрләрдә, төрле урыннарда) яңгыраган. Алар зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була.
Безнең дәү әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз белмәгән бишек җырлары юктыр. Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек җырларын көйли. Бишек җырларында илаһи көч булуы һәркемгә мәгълүм.
Әниләр һәм бишек җырлары. Бу ике сүз бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Әниләрдән башка бишек җырын, бишек җырларыннан башка әниләрне күз алдына китереп булмый. Чөнки аларда тормыш чишмәсенең башы, яшәү чыганагы.
Бишек җыры дәвам итә,
Нурландырып күңелне,
Борынгы бишек җырлары
Зур хәзинә түгелме?
Лилия Микалова, укытучы, Миңлебай станциясе
Белем алу ана телендә булса яхшы
Ана телебез - татар теле. Теле ачылганда сабый ана телен тыңлап, ана телендә моң ишетеп беренче авазларны кабатласа, аны алга таба да ана теле озатып барса, киләчәге дә өметле.
Телнең киләчәген тәэмин итәр дигән ышаныч нык була. Дәү әниләр, дәү әтиләр, әни-әтиләр ярдәмендә гаиләдә дә аралашса, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә ана телендә белем алса, милләтенең дәвамчысы булуы бәхәссез. Әлбәттә, ана телендә белемне камилләштерү кешенең гомере буена барырга тиеш. Урта һөнәри, югары уку йортында өзлексез белем алу ана телендә булса тагын да яхшы. Кечкенәдән ныгытылган күнекмәләр баланы гомер буе озатып бара, ныклы адымнар белән шәхси тормышында алга барырга булыша. Шәхес булып җитлегүдә телнең әһәмияте бик зур. Якташ шагыйрәбез Клара Булатова әйткәнчә:
Бер тел белүче - бер кеше, икене белгән - ике.
Туган телен белмәүченең кеше булуы шикле.
Кеше булып яшәр өчен ана телен хаклап, зурлап яшәү кирәк. Бөек галим Ризаэддин Фәхреддин: «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», дип юкка гына әйтмәгән. Балалар тәрбиясенә, белем бирүгә бөтен тырышлыкны һәм вакытны багышлау кирәк. Шул чакта гына халкыбызның бәхетле дәвамчылары булырбыз.
Гөлия Җамалиева,
«Татар гаиләсе» Россия иҗтимагый фондының Әлмәт районы бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа