«Аҗаган» уенында әти-әниләр дә катнаша иде
Алдагы уку елыннан мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек (НВП) дәресләрен яңадан кайтарырга ниятлиләр. Бетерәсе түгел иде, ди гомерен шул фәнне укытуга багышлаган Разаил абый Нугайбеков.
Көймәгә су кергәч, йөзәргә азапланабыз. Соң булса да, уң булсын. Ни хәл итәсең, без бит бер дә су күрмәгән түгел.
Әйе, бар иде заманалар. Элек әби-бабайлар шулай, без яшь чакта дип, үзләренең сугыш елларында күргәннәрен сөйлиләр иде. Кем уйлаган тарих тагын кабатланыр дип.
Февраль - ир-егетләр ае. Юк, бу бөтен ир-егетләргә оекбаш белән кырыну кирәк-яраклары бүләк итә торган ай гына түгел. Пәри башка, җен башка. Бутарга кирәкми. Бу - хәрби хезмәттә булган ир-атлар, шул хезмәткә әзерләүчеләр, өйрәтүчеләр бәйрәме.
Үзе дә солдат хезмәтен узган Разаил абый өчен 1990 елларда мәктәп программаларыннан башлангыч хәрби әзерлек дәресләренең төшеп калуы бик гаҗәп була. Юк, дәрес бетеп, акча югалтудан түгел, ә егетләрнең физик чыныгуы, тәртип-тәрбиянең, хәрби ныклыкның ил, Ватан төшенчәләре белән бергә арткы планга күчүенә җаны әрни.
- Разаил абый, бүген мәк-тәпләргә, уку йортларына нәрсә җитми дип уйлыйсыз?
- Мәктәпләрдә хәрби әзерлек дәресләрен бетерү бик начар булды. Элек бит егетләр армиягә шул дәресләрдә әзерлек алып китәләр иде. Минем укучылар армиядән рәхмәт әйтеп хатлар язалар, кайткач килеп әйтәләр иде. Офицерлар «Сез кайда шулай өйрәнеп килдегез?» дип сорый торган булганнар. Егетләр бик горурланып сөйлиләр иде. Алар стройда да йөри белгән, автоматны да сүтеп җыя алган, ата да белгән. Элек мәктәпләр тулы әзерлек белән җибәрәләр иде егетләрне армия хезмәтенә. Хәрби кеше, солдат булуның, хезмәт итүнең дәрәҗәсе бар иде.
Безнең җанлы сөйләшүне тыңлап торган Энҗе апа да сүзгә кушыла. Гомере буе укытучы гына түгел, ә ире Разаил абыйның - мәктәпнең хәрби җитәкчесенең биргән «командасын» беренче булып үтәүче дә ул бит. Шулай булганда гына эш бара. Энҗе Камил кызына карап башкалар да тартыла.
- Хезмәт тәрбиясе җитми хәзер. Эш бөтен чирдән дәва, бөтен әшәкелекне туктату коралы. Без укыткан чорда укучылар идән дә юалар, такта да сөртәләр, мәктәпне дә җыештыралар иде. Бакчада эшләргә дә, колхозга барырга да вакыт табылды. Программаны да үзләштерделәр. Никадәрле бала югары белем алды, эшче булды, кешеләргә карата изгелек эшләде. Ә хәзер беркайда эш юк. Илендә дә, өендә дә. Мәктәптә дә такта да сөртергә ярамасын, имеш. Элек ата-аналар белән бер булып тәрбияли идек, - дип сөйли Энҗе апа.
Мылтык тотып «Атышлы» уйнасаң, кешегә карата нәфрәт тәрбиялисең, имеш, балаларда кансызлык, вәхшилек уятасың. Агачтан автоматлар ясап «Аҗаган» уеннарында катнашкан егет-кызлар аңа карап кына үтерүчегә әйләнмәделәр.
Бик күпләр, шул исәптән газета укучылар да, «Аҗа-ган» уеннарын сагыналар. Бу хәрби-спорт уены укучыларда бер-берең өчен кайгыра, шатлана белү хисләре тәрбияли, команда белән эшләргә өйрәтә. Тарих, география фәненнән алган теоретик белемнәрне укучыларга гамәли яктан эшләп карау мөмкинлеге бирә. Авырлыкка түзәргә чыныгу мәктәбе булып тора. Менә кайда ул мәктәп баласы өчен романтика!
«Аҗаган» хәрби-спорт уены турында сүз чыккач, Разаил абый белән Энҗе апаның күзләрендә очкыннар кабынды.
- Гыйнвар башыннан ук әзерләнә башлый идек. Башта строй белән йөрү, хәрби-патриотик җырлар өйрәнү була иде. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр, сугыш ветераннары белән очрашулар, ачык дәресләр, тәрбия сәгатьләре... Болар барысы да мәктәпләрдә хәрби-патриотик мохит тудырды, укучыларда яхшы мәгънәдә көрәш дәрте, җиңүгә омтылу хисе тәрбияләде. Югары сыйныф укучылары алдан укытучылар белән берлектә кардан окоплар, крепостьлар ясый идек. Әти-әниләр дә бик теләп катнашалар иде. Ике зур команда булып, берсе завод ягыннан, икенчесе Габдрахман ягыннан киләләр. Нәдер тавын алу өчен көрәш була. Кулларында компас, карта. Яшерелгән пакетны табарга, байракны эзләргә. Бу чын мәгънәсендә укучылардан белем, физик чыдамлык, дуслык сорый торган уен.
Разаил абый сөйли, ә күзләре шул агач автоматлар аскан малайларны, кызларны күрә кебек. Әйтерсең лә ул алар белән бергә билдән кар ерып алда торган биеклекне алырга йөгерә. Әнә кемнәрдер яраланган. Беләкләренә ак тасма бәйләгән санитаркалар аңа беренче ярдәм күрсәтергә ашыгалар. Колакчынлы бүрекләре астыннан пар күтәрелгән малайлар «яралы солдат»ны носилкага салып тынычрак урынга йөгерәләр. Битләр алсуланган. Кызларның куян мамыгыннан әниләре бәйләгән шәл читләренә кар ябышкан, маңгай чәчләре бөдрәләнеп битләренә төшкән.
- Нинди генә ярышлар булмый иде анда. Кайсы команда беренче булып учак кабызып җибәрә, кемнәр аш, кемнәрдер ботка пешерә. Әти-әниләр дә катнашалар иде. Шунда килеп, балалары өчен борчылып, куанып торалар. «Аҗаган» уены беткәннән соң барыбыз бергә җыелып рәхәтләнеп ашый идек. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр дә бик канәгать булалар. «Ник минем баламның аягы юешләнгән, ник бите сыдырылган?» - дип милициягә түгел, мәктәпкә дә килүче юк иде. Укучылар чыныгып, сәламәт булып, дуслыкның, туган җирнең кадерен белеп үсәләр иде, - дип, Энҗе апа Разаил абый сөйләгәннәрне җөпләп куйды.
Разаил Нугайбеков Удмуртия Республикасының Глазов шәһәрендә педагогия институтын тәмамлый. Габдрахман мәктәбендә 2 ел физик тәрбия дәресләре укытканнан соң, аны Түбән Мактамага чакырып алалар. Башта 1 нче, соңрак 2 нче урта мәктәптә эшли.
1971 елда мәктәпләрнең укыту программаларына башлангыч хәрби әзерлек дәресләре кертелә. Разаил абый шул көннән башлап укучыларны хәрби яктан әзерли башлый. Әлмәтнең 6 нчы мәктәбендә дә укыта ул.
- Сигез укучым хәрби училищега укырга керде. Танк училищесын тәмамлап, офицер булып хезмәт иткән укучым Рамил Бәдретдинов бүген Түбән Мактама җирлеге башлыгы, - ди ул, горурланып. - Бер елны Мактаманың икенче мәктәбендә, аста тир төзедек. Аның балчыгын укучылар белән чыгардык. График төзеп эшләдек. Анда атарга төрле оешмалардан да килә башладылар. Алар да килгәч, тагын да матурлыйсы, яхшыртасы килде. Алар да ярдәм иттеләр. Кечкенәләр дә, зурлар да ата иде.
Укучыларым һәрвакыт беренче урыннарны алып килделәр. Стройда йөрергә әзерләгәндә кайбер елны кызлар күбрәк була иде. Алар да егетләрдән калышмый иделәр. Чәчләрен матур итеп ясап, пилоткалар киеп, бик яхшы әзерлек белән стройда узалар. Берсендә, ул вакыттагы хәрби комиссар Рөстәм Андаев: «Разаил Галимович, мин 25 ел хезмәт итәм, сезнең укучылар кебек яхшы итеп атлый алмыйм. Ничек өйрәтәсез сез?» - дигән иде.
Мин мәктәп коридорыннан узганда укучылар аллары белән борылып, төз басып калырга тиеш. Минем таләп шундый, һәм ул төгәл үтәлә иде. Бишәр көнлек хәрби җыеннарга бара идек. Ул үзе бер ир-егетләр мәктәбе. Түбән Мактаманың икенче мәктәбе һәрвакыт 1 нче урын ала иде. Строй белән җырлау ярышларында да алдынгылыкны бирмәдек.
Шулай булуга бер шик юк. Беренче карашка йомшак кына күренсә дә, та-ләпчәнлек ягыннан ул чын хәрбиләрчә эш йөртә. Ватанга хезмәт итү дигән һөнәр бар дигән төшенчә яши. Ә тагын, Ватанга хезмәт итүчеләрне, Ватанны ярата белүчеләрне тәрбияләүчеләр бар. Ул - шуларның берсе.
Тугызынчы дистәсен ваклавына карамастан, бүген дә илдә барган вакыйгалар белән кызыксынып тора. Волонтерларның бүгенге солдатларга ярдәм итүләренә, аларда кешелек сыйфатларының югалмавына сөенә. Хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен кайгырып, аларның исән-сау кайтуларын теләп тора. Сугыш, ничек кенә аталуга карамастан, бик куркыныч. Ул үлем, ятимлек, толлык ачысын алып килә. Ә менә мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре кертүне, яңадан «Аҗаган» хәрби-спорт уенының кайтуын һичшиксез кирәк дип саный ветеран укытучы. Чөнки бу «чын ир-егетләр, батырлык дәресе», Ватан төшенчәсен тулыканлы итеп аңларга өйрәнү дәресе.
Бәйрәм белән Сезне!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа