Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләре очрашты

Анда мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгышындагы 10 муниципаль районнан педагог-психологлар һәм сыйныф җитәкчеләре катнашты.

20 февральдә 25нче урта мәктәп базасында  зона семинар-презентациясе узды.

Проектның модераторы - филология фәннәре кандидаты, язучы, педагог, РФ Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты эксперт советы әгъзасы, РФ хөкүмәте каршындагы балачак унъеллыгын уздыру буенча координация советы каршындагы эшче төркем әгъзасы Диана Машкова төп игътибарны балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту, гаилә эчендәге проблемаларны профилактикалау мәсьәләләренә юнәлтте.

Семинар барышында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыру, яшьләрнең дисциплинасы һәм иреге турында фикер алыштылар.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса