Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт студентлар отрядлары штабы-ТР муниципаль районнары арасында иң яхшысы

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районының 7 урта һәм 3 югары уку йортында 8 508 студент белем ала, шуларның 6 812се - көндезге бүлектә укый.

Әлмәт дәүләт нефть институты, Әлмәт политехник техникумы, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы, Әлмәт һөнәри көллияте базасында студентлар хезмәт отрядларының 4 штабы эшли.

2022 ел дәвамында Татарстан республикасының яшьләр оешмасы аша безнең районнан 500гә якын студент эшкә урнаштырылды. М12 трассасын төзү һәм «Алабуга» округ студентлар төзелеше Әлмәт студентлары өчен масштаблы проектлар булды.

17 февральдә, Татарстан республикасы студентлар хезмәт отрядларының юбилей елында Әлмәт студентлар хезмәт отрядлары штабы муниципаль районнар арасында иң яхшы штаб булды, дип хәбәр итә  Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса